Бу гадәтләр бәхет китерә
Тормышларыннан канәгать кешеләрнең кайгы-борчулары һаман зарланып яшәүче хәсрәт капчыкларыныкыннан ким түгел. Фәкать аларга карата мөнәсәбәтләре генә башкача икән ләбаса. Шулай да бәхетле булуыбызга ярдәм итәрдәй ысуллар бармы? Гарвард университеты галимнәре бу җәһәттән нинди киңәшләр бирә?
Җылы мөнәсәбәтләрне сакларга
Бәхет темасына язылган иң атаклы хезмәт – Гарвард университеты галимнәренең инде 1938 елда ук нигез салынган хезмәте. Алар 75 ел дәвамында бай студентлар һәм Бостонның җимерек өйләрендә бик тә ярлы гаиләләрдә туып үскән малайлар тормышын күзәткән. Әлбәттә инде, тормыш сыйфаты, акыл куәсе һәм сәламәтлеге төрлесенеке төрлечә булган.
Нәтиҗәдә байлык-муллыкта туып үскәннәренең түгел, ә бәлки якыннары һәм дуслары белән җылы мөнәсәбәтләрдә булганнарының озаграк, яхшырак тормышта яшәгәнлекләре ачыкланган. Ярату, кайгырту дигән төшенчәләр үзләренең күренмәс калканы белән аларны картлык чирләреннән, симерүдән һәм шикәр авыруыннан саклап калган. Шәхси тормышларындагы бәхетләре керемнәрендә дә чагылыш тапкан: мәсәлән, нык гаилә коруга ирешкән 58 ир-ат шәхси тормышларында үз бәхетен таба алмаган 31 көчле җенес вәкиленә караганда уртача алганда 141 мең долларга күбрәк акча эшләгән. Тагын бер кызык нәтиҗә: әниләре киң күңелле, олы йөрәкле булган ирләр күңеленнән суыклык бөркелеп торган аналарның улларына караганда уртача 87 мең долларга артыграк акча тапкан. Кыскасы, Гарвард галимнәре шундый төп нәтиҗәгә килгән: якыннарыгызны ярату гадәтенә ияләшсәгез, бәхетле булачаксыз!
Сөенечләребез турында сөйләргә
Әмма чит кешеләр белән генә түгел, якыннарың белән дә үзара яхшы мөнәсәбәтләр коруга ирешү – үз-үзеңне үстерү юнәлешендә эшләү нәтиҗәсе ул, – дип, АКШ галимнәре фикерләрен бераз гына тулыландырмакчы безнең белгечләр. Иң мөһиме – бәхетле булуның отышлы, файдалы икәненә ышану. Кызганычка, безнең җәмгыять шундый: моң-зарлары җыелганда гына кешеләр, берсе-берсенә якынаеп, үзара аралаша башлый. Чыннан да, күпләребез үзен борчыган әйберләр турында сөйләүдән, теләктәшлек-ярдәм эзләүдән куркып тормый. Ә менә тормышының яхшы яклары, шатлык-сөенечләре турында сөйләүдән курка. Күз тидермәсеннәр тагын, дип. Хәер, бүгенге дөньяда кемнеңдер шатлык-куанычын чын күңелдән уртаклашучылары да күп түгел. Хәтта туганнар арасында да. Чөнки җәмгыятебез көнләшү, хөсетлек чиренә чумган. Моң-зарын түгүче кешенең юри генә булса да хәленә керүчеләр, теләктәшлек белдерүчеләр, киңәш-табыш бирүчеләр шундук табылачак. Шуңа күрә кайберәүләр һаман саен корбан ролен сайларга тырыша да. Аларга шулай яшәү файдалы кебек тоела. Әмма борчуны уртаклашу максатында корылган дуслык озакка бармый: юатучылары кайгы-хәсрәттән башы чыкмаган кешегә энергия бирүдән алҗый.
Ә менә игътибарны бары тик әйбәт әйберләргә генә туплау гадәте белән үзеңә теләктәшлек белдерүче бер көтү дус-ишне табып булмый. Шундый ук уңай карашлы берничә кеше генә табылырга мөмкин. Әмма нәкъ менә шушы берничә бөртек кешенең үзегез өчен гомерлек дуска әйләнү ихтималы гаять зур.
Белгечләр фикеренчә, юк-бардан зарланмыйча, нәкъ менә яхшыны ничек тә күбрәк күрергә омтылып яшәү дөресрәк тә, файдалы һәм отышлырак та. Гомумән, яхшыны күрсәң – сөенү гадәтенә, ә начарны күрсәң – көенү, зарлану түгел, бары тик үзеңә файдалы сабак кына алу гадәтенә ияләшү тормышны бермә-бер яхшырта.
Кешегә карамаска
Белгечләр әйтүенчә, бәхет сере – үзеңне тулы кыйммәтле кеше итеп тоя алуда. Тормышта ни генә килеп чыкса да, үз фикереңдә кала белү кирәк. Әйтик, кемгәдер киенү-ясану рәвешегез, социаль челтәрләргә нинди песиләр урнаштыруыгыз ошамый икән, бу – сезнең түгел, ә тәнкыйтьләүченең проблемасы. Шуңа күрә моңа борчыласы юк.
Миңа кирәкме бу, дип сорарга
Эчке тавышыңны ишетеп, “телим – теләмим”нәреңне яхшы белү – бәхеткә таба тагын бер мөһим адым әнә шул. Болай яшәгәндә, үзеңнән кирәкмәгән бурыч йөген алып ташлау җиңелрәк. Кемгәдер нәрсәнедер вәгъдә иткәнче, миңа бу кирәкме, дип үз-үзенә сорау биреп карау бик мөһим. Юкса күңелегез йомшарып китеп, кирәкмәгән вәгъдәләр өләшәчәксез дә, шуны үти алмыйча, үзегезне начар кеше итеп тоячаксыз бит.
Гомумән, белгечләр фикеренчә, юк, дип тә әйтә белергә кирәк. Юкса якыннарыгыз гына түгел, тирәгездәгеләр дә һаман сездән нәрсәдер өметләнәчәк, сезнең эшләвегезне көтәчәк. Ә бу – үзегезне бәхеткә күмә торган дөрес әйбер түгел.
* Америка психологлары Э.Динер һәм М.Селигман, үзләрен бәхетлеме, әллә инде бәхетсезме дип санауларын ачыклау өчен, 200 студент арасында сорашып белешү уздырган. Төркемнәрне чагыштырып караганнан соң бәхетлеләрнең тормышында шатлыклы вакыйгаларның бәхетсезләренекеннән артыграк булмавы ачыкланган. Фәкать аларга карата мөнәсәбәтләре генә төрлечә икән.
* 1996 елда психологлар Д.Ликкен һәм А.Теллеген мең пар игезәкне 10 ел дәвамында күзәтү нәтиҗәләрен бастырып чыгарган. Шулай итеп, алар кешенең күңел халәтенең (шат күңелле яки, киресенчә, караңгы чырайлы, пессимист булуының) 50 процентка нәселдән килүен билгеләгән.
* Гарвардның тагын бер тикшеренүчесе – Шон Эйкор кешенең бу тормышта зур уңышларга ирешүенә, димәк, бәхетле тормышта яшәвенә акыл сәләте һәм һөнәри осталыкның нибары 25 проценты гына йогынты ясавын ачыклаган. Ә инде уңышлы эшләү һәм яшәүнең (бу – беренче чиратта, бай тормышта яшәү дигән сүз) калган 75 процентын дөньяга оптимистик караш: үз көчеңә ышану һәм кешеләрне ярату тәэмин итә икән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев