Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген районның җаваплы җитәкчеләре катнашында чираттагы атналык киңәшмә узды

Киңәшмәдә күтәрелгән мәсьәләләргә һәм бурыч-максатларга җаваплы карасак иде.

Көн тәртибендә Татарстан Республикасы көне, 1 сентябрь - Белем бәйрәменә әзерлек һәм аларны уздыру чорында террорчылык актларын кисәтү мәсьәләсенә дә югары игътибар бирелде. Республикакүләм зур бәйрәмнәр җитә, районыбызда да әлеге көннәргә шактый чаралар билгеләнгән. Җәмәгать куркынычсызлыгын тәэмин итү, хокук бозуларны кисәтү буенча эшчәнлек югары дәрәҗәдә оештырылырга тиеш һәм әлеге эшкә һәр җитәкче җаваплы карасын иде. Гомуми район территориясенең һәм халыкның иминлеген кайгырту бәйрәмнәр чорында гына түгел, ә көндәлек төп бурычлар рәтендә икәнен һәрдаим истә тоту кирәкле. Киңәшмә барышында атна саен анализланып баручы: үзара салым акчасына башкарылучы эшләрнең үтәлеше, районның төзелеш комплексында эш торышы, район территориясенең санитар-экологик чисталыгы мәсьәләләренә дә карап уттелде. Шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга кече һәм урта эшмәкәрлектә яңа кредит төрләре турында да мәгълүмат җиткерелде.
Бүгенге киңәшмәнең тагын бер көнүзәк мәсьәләсе булып " Ядкарь" генеология порталында Балтач районы авыллары халкының шәҗәрәләрен эшләү күтәрелде. Әлеге зур эшне тормышка ашыру буенча җаваплы хезмәткәрләр билгеләнеп, бүгенге көндә районыбыз авыллары буенча тарихи истәлекләр тупланмаларын барлау башланып китте. Бу хезмәт бердәмлек таләп итә, районыбызның, анда яшәүче халыкның үткәнен һәм бүгенгесен тарихи чыганакларда дөрес итеп яктыртып калдыру да максатчан эшчәнлек оештыру зарури.
Ел әйләнәсе ныклы контрольдә булган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге эш торышына да киңәшмә барышында җентекле анализ бирелде. Урып-җыю эшләре акрынлап финиш сызыгына якынлаша, салам җыю эшләрендә дә тоткарлык булырга тиеш түгел. Чөнки бу турыдан-туры җир эшкәртү, чәчү өчен җир хәзерләүгә комачаулык тудыра. Районда көзге уҗым культуралары чәчү башланып китте, бу эштә тиешле агрокомплекслы чараларны кулланып, сыйфатлы орлык чәчүгә өстенлек бирү киләсе ел уңышының төп нигезен тәшкил итә. 10 сентябрьдан башкалабызда көзге ярминкәләр дә башланып китәчәк. Ярминкәләрдә районыбыз җәмгыятьләре, оешма-предприятиеләр, авыл җирлекләре дә ел саен актив катнашып килә. Быел да ярминкәләргә әзерлек югары дәрәҗәдә башкарылыр һәм башкала халкы үзебездә җитештерелгән җирле продукциядән кәнәгать булырлар дип ышанабыз. 

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев