Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүген Рәсәй почтасы көне

Кадерле почта хезмәткәрләре!

Кадерле почта хезмәткәрләре! Сезне ихлас күңелдән бүгенге күркәм бәйрәмегез — Рәсәй Почтасы көне белән тәбрик итәм. Һәммәгезгә дә ныклы сәламәтлек, эшләрегездә бәрәкәт, тормышларыгызда иминлек телим. 

Почта хезмәте борынгыдан килгән игелекле, рәхимле хезмәт. Җигүле атлардан башланган әлеге дәрәҗәле эш безнең чорларга замананың алга киткән технологияләре, электрон чаралары, интернет киңлекләре белән килеп җитте. Әмма нинди генә уңайлыклар барлыкка килсә дә, почта хезмәте үзенең әһәмиятен җуймады, әле дә булса хат ташучылар патша чорының мөһим хезмәткәрләре, Бөек Ватан сугышы елларында зарыгып көтеп алган кешеләр күк бүген дә һәр гаиләнең диярлек кадерле кунагы. Басма матбугатны халыкка җиткерүдә, пенсия, пособиеләр, түләүләр кебек хөкүмәтебез тарафыннан кушылган җитди эшләрне үзвакытында, намус белән башкаруда һәрберегезнең роле чиксез зур. Үзегезгә тапшырылган һәр эшне матур хезмәт үрнәкләрегез белән патриотларча башкарып барасыз, моның өчен зур рәхмәт сезгә.

Янәдән бәйрәмегез белән котлап, сезгә хезмәт уңышлары телим, эшегезнең тәмен, ямен күреп, гаилә бөтенлегенә кинәнеп, имин дөньяларда рәхәт тормышлар насыйп булсын. Бәйрәм белән сезне!

Рамил Нотфуллин,

Балтач муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: котлау