Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Бүләк отучы Гүзәлия Романова менә ниләр диде

Бүләк отучылар арасында ел да райондашларыбыз булуы куандыра

«Татмедиа» җәмгыяте үзенең басмаларына язылган абунәчеләр арасында скутер, телевизор һәм башкалар кыйммәтле бүләкләр уйнатты.

Бәхетле абунәчеләр исемлеге билгеле. Алар арасында райондашыбыз да бар. Ул Гүзәлия Романова, Сосна авылыннан. Гүзәлия ханым тонометр отты.

Гүзәлия Романова озак еллар «Сосна» җәмгыятендә терелекчелектә эшләгән. Район газетасы «Хезмәт»не яратып укыйбыз, ди. Өч бала үстергән, икесе Казанда яши.

– «Хезмәт» газетасына янына оныкларым өчен «Салават күпере», «Сабантуй» журналы да яздыртам. Авылга кайткач алып китәләр, балаларыма бу ике журнал да бик ошый, яратып укыйлар,– ди Гүзәлия ханым.

erid: 2VtzqwTSgT9

Менә бит! Шәһәрдән авылга, авылдан шәһәргә! Татар матбугатын шул тәртиптә дә укыйлар. Бу урында яшәсен авыллар, яшәсен әти-әниләр, әби-бабалар диясе килә.

Гүзәлия апага кан басымын үлчи торган приборны тапшырганда ныклы сәламәтлек теләдек, бик кирәк әйбер бу миңа, яшь барган саен кан басымы да сиздерә, гел үлчәп кенә торырга кирәк, ди. «Татмедиа» җәмгыятенә һәм дә «Хезмәт» газетасына абунәчеләрен файдалы бүләкләр белән куандырып торганы өчен зур рәхмәтләрен белдерде Гүзәлия апа. Игелекле бүләкләр булсын, гел дә шулай безнең ышанычлы язылучыбыз булып калыгыз!
 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Басма матбугатка язылу

erid: 2VtzqwTSgT9