“Чәчәк апа” яки сынауларга бирешмәс Нурия
Тормыш сынауларына бирешмәгән, күңелендәге назны-нурны саклап кала белгән Нурияне якыннары юкка гына чәчәккә тиңләп, “Чәчәк апа” дими.
Норма авылында яшәүче Нурия апаны аңа кадәр дә күреп белә идем. Биш еллап элек үзе белән чын-чыннан танышырга туры килде. Кайда дисезме? Хастаханәдә. “Сукыр” эчәгесенә операция ясаткан кызы Гөлназның хәлен белергә килгән иде ул. Йөзендә елмаю-нур балкып торган, татар әбиләренә хас пөхтәлек белән киенгән әбиебез, палата ишеген ачуга, барыбызның игътибарын үзенә җәлеп итте.
– Әнисе юкмы әллә бу кызның дип уйламасыннар дип килдем әле менә, – дип, шау-гөр килеп керде ул. Әйтерсең, сүз биш яшьлек бала турында бара! Һич кенә дә бүген инде үзе бала үстерүче урта яшьләрдәге ханым турында түгел. Әниләр өчен без ничә яшьтә дә бала булып калуга тагын бер мисал бу кадәресе.
Гөр-гөр килеп, кызының хәлен белде, “алай итмә-болай эшләмә” дип әниләрчә киңәшләрен бирде дә, Нурия апа кайтып китте. Бераз хәлләнгәч, әнисенең гыйбрәтле язмышы турында кызы Гөлназ сөйләгән иде. Баксаң, уртача буйлы, какча гәүдәле Нурия апа өлешенә туры килгән язмыш сикәлтәләре шактый гыйбрәтле булган икән...
Сугыш кырында, ут-ялкын, үлем-һәлакәт янәшәдә генә йөргән, дәһшәтле елларда кабынган мәхәббәт җимеше икән ул. Таҗик егете Габделхәй белән зенитчы Балтач кызы Гөлбаһарның тыныч тормыштагы уртак куанычы. Әтисе безнең төбәкне яратып, гомерлеккә монда төпләнеп калырга да ниятләгән була. Тик бераздан авырый башлый, һава килешмәгәнен аңлагач, гаиләсен алып, Таҗикстанга кайтып китәргә ниятли. Тик Гөлбаһар китә алмый, әнисен ялгыз калдырып, җир читенә китәргә йөрәге җитми. “Армиядән энем кайтыр, әни янында ул калыр, кызым белән мин Габделхәй янына китәрмен”, – дигән өметләре дә акланмый. Энесе армиядән соң шәһәрдә төпләнеп кала. Әле генә мәңгелек булып тоелган бәхет дигәнең кителә башлый.
Иртә кул арасына керә Нурия. Җиде яше тулганда инде аны: “Сарыкларга кыш буена җитәрлек тал миллеге әзерләсәң, ак алъяпкыч алып бирәм”, – дип үсендерә-алдандыра тормыш арбасына “җигә” башлыйлар. 3-4 сарыкка җитәрлек миллекне әзерләп бетерә Нурия һәм көзгә ак алъяпкыч киеп, мәктәпкә китә.
Әтисез булса да, әниле тормышның әле түзәрлек булуын тагын нибары ике ел татып кала ул. Өйләре янында гына булган, ире Габделхәй казып калдырган кое сиртмәсенең череп баруы Гөлбаһарга тынгылык бирми. Бөтен урамга бердәнбер булган шушы коесыз да калсак нишләрбез ди ул. Тик яраклы агач табар мөмкинлеге дә юк. Бакчаларында үскән бер агачны кисеп, сиртмә ясарга тәвәккәләгән хатын, 9 яшьлек кызын ятим калдырып, шул агач астында калып, басылып үлә...
Ятимлек, бәхетсезлек, нәүмизлек – теш сызлавы кебек бәгырен гел телеп-телгәләп торучы бу китеклек тә әле, кызганычка, Нуриягә соңгы сынау булмый. Баласының үлемен бик авыр кичергән, көн-төн елаган әбисе, озак та үтми, сукыр кала. Сабыйлыгы чыгып та бетмәгән, ныгып та җитмәгән Нуриягә өйдәге бар эшне үз кулына алырга туры килә. Күзләре күрмәсә дә, күз-колак булырга, киңәшләр бирергә әбисе барлыкка сөенә кыз.
Еллар арты еллар үтә. Әбисен ялгыз калдырмас өчен Нурия хат ташучы булып эшкә урнаша. Аннан хисапчы булып күчә, читтән торып сәүдә техникумына укырга керә. 20 яше тулганда инде ул әбисен дә соңгы юлга озата...
Шуннан соңгы берничә елда язмыш-галиҗәнап аңа шактый миһербанлы була: мәхәббәт хисләре белән канатландыра, яратканы Фәрит белән кавыштыра, бер түгел, өч мәртәбә ана булу бәхете бүләк итә... Ә калганы, тормыш мәшәкатьләре, вакытлы авырлыклар... – боларга инде тормыш чыныгуы узган, мөстәкыйльлеккә өйрәнгән Нурия аптырап калмый. Эш талымлап та тормый. Балаларын карарга кеше булмагач, мәктәпкә җыештыручы булып урнаша. Бары алар бераз үскәч кенә яраткан эшенә кире кайта – колхозда кассир-хисапчы булып эшли башлый. Тәвәккәл, йөрәкле хатын акча тулы сумка белән җәяүләп Нормабаш, Пүскән, Кили, Чапшар авылларында яшәүче колхозчыларга акча өләшә. Курка да, шикләнә дә белми. Эшен төгәл итеп үтәгәнгә, җитәкчеләр дә, хезмәттәшләре дә хөрмәт итә үзен.
Барысы да шулай шома-тигез генә бармый, билгеле. Тик Аллаһы Тәгалә адәм баласына күтәрә алмаслык авырлык бирмәм дигән. Нуриягә дә 45 яшендә өч кызы белән тол калырга, аларны укыту, югары белем бирү, кеше итү өчен икеләтә тырышырга, балаларына ятимлек ачысын сиздермәс өчен сабырлардан да сабыр булырга туры килә.
Шөкер, гомер көзләренә ул җан тынычлыгы белән керә. Балаларын иманлы-игелекле итеп үстерә алганга, бүген инде шактый тармакланган гаилә агачының һәр ботагы үзен татлы җимеш белән сөендерә.
Фото: автор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев