Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чепьяда үзара салым акчасына ни эшләячәкләр? (+фото)

Чепья заманында район үзәге булып торганда һәртөрле хезмәт күрсәтү оешмаларына ия булган иде. Әмма заманнар үзгәрә, тәләпләр катгый төс ала, аларныӊ инде күбесе юк.

Шулай да соӊгы елларда бу җирлек матур үзгәрешләр кичерә. Моныӊ бер сәбәбе – җирлектә җыела торган үзара салым акчасын максатчан һәм иӊ кирәкле урынга тотудыр. Менә бу 2018 елда да Чепья авыл җирлегенә кергән авылларда зур эшләр каралган. Мәсәлән, Арборда ике зиратныӊ коймасын яӊарту, 8ләп авыл урамына ремонт үткәрү һәм балалар өчен уен һәм спорт  мәйданчыкларын кую, яӊарту каралган. Сырья авылда нәкъ шундый эшләр көтелә, ә Иске Чепьяда исә авыл эчендәге юллар ремонт сорый. Тагашур авылында зиратта эшләр башкарасы бар һәм балалар өчен уен һәм спорт  мәйданчыкларын кую, аларны тәртипкә китерү кебек эшләр көтелә. Мельничная авылында буаныӊ ярларын ныгыту сорала, шулай ук балалар өчен уен мәйданчыгын тәртиплисе бар, авыл урамына да ремонт кирәк. Иӊ зур эшләр Чепья авылында көтелә: ике зиратныӊ коймаларын алыштыру, 12 урамга ремонт, 10 урында янгынга каршы гидрант кую һәм колонкалар алу, урнаштыру көтелә, шулай ук балалар өчен уен мәйданнарын тәртипкә саласы бар. Ничек кенә булмасын, эш төрләре күп булса да, бу эшләрне без башкарып чыга алачакбыз, ди Чепья авыл җирлеге башлыгы Азат Нотфуллин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзара салым