Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чираттагы тукран тәүбәсе

Туры юлдан тайпылганнарга прокурор сүзе дә, янәшәдәгеләр фикере дә мөһим түгел. Аның үз туксаны туксан. Нинди генә шелтәле сүзләр белән туры юлга бастырырга теләсәң дә, гаепленең сүзләре, ышандырулары «тукран тәүбәсе» булып кала.

Эшче төркем вакытында моңа тагын бер кат ышандык. Ирен ташлап, төнлә өч баласын әнисендә калдырып күрше район егете янына кунакка баручы Ч. канлы күз яшьләре белән еласа да, утырышта катнашучы җитәкчеләрне ышандыра алмады. Чөнки чын әни мондый адымга бара алмый. Бала турында сүз барганда үзеңнең шәхси тормышың да, мәхәббәт хисләре дә арткы планга күчә. Ә бу очракта киресенчә.


Е. исә газиз баласын әти-әнисендә калдырып, озак кына югалып тора, сабыеның тәрбиясе белән тиешле дәрәҗәдә шөгыльләнми. Эшче төркемгә килергә тиеш булып та килмәве, дөресрәге юкка чыгуы барысын да аңлата кебек. Утырышка Е.ның әтисе килгән иде. Оныкны тәрбияләүләре, ә кызларын бернишләтә дә алмаулары хакында әйтте. Биш балалы Г.ның үзбуйлы яшәве инде күптән һәркемгә мәгълүм булса да, утырыш әгъзалары аны кабаттан акылга килергә чакырды.

Нәтиҗәсе булырмы? Ата-ана хокукыннан мәхрүм иткән очракта да балалар кызганыч. Приютларга урнаштырган дәвердә дә 16 яше тулгач алар кире туган нигезгә кайтарыла. Ә анда кабат элеккеге күренешләр аларны үз кочагына алачак.
Бала язмышы турында тирәнтен кайгыртучы утырыш әгъзалары һәр очрак буенча нинди дә бер карарга килгәнче, иң элек балаларга зыян тимиме дигән сорауга җавап белән беррәттән инде болай да кыерсытылган җаннарны яклар, саклар өчен чаралар эзләде.

Фото: dating.ru


Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250