Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

"Чишмәгә суга барасы бар. Рөхсәтне кемнән алырга?"

"Мин 65 яшьтән узган өлкән кеше. Балтачта яшим. Эчә торган суны якын-тирә авыллардагы чишмәләрдән ташып эчәбез. Әмма бүгенге көндә рөхсәт кәгазеннән башка урамга чыгарга ярамый".

"Мин 65 яшьтән узган өлкән кеше. Балтачта яшим. Эчә торган суны якын-тирә авыллардагы чишмәләрдән ташып эчәбез. Әмма бүгенге көндә рөхсәт кәгазеннән башка урамга чыгарга ярамый. Штраф бәяләре дә аз суммада түгел. Смс-рөхсәттә чишмәгә бару дигән пункт та юк. Ә су даими кирәк. Рөхсәтне кемнән алырга?", дип шалтырата бер абзый.

Әлеге сорауны без район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илһам Гайнетдиновка бирдек.

- Су азык-төлек кебек үк тормыш-көнкүрештә беренчел кирәк әйбер. Шуңа да чишмәгә суга барган өчен рөхсәт алу кирәкми.

Ә инде өлкәннәр ялгыз яшәсә, кайнар линия - 2-54-39 һәм 2-43-78 телефоннары аша хәбәргә чыгып, кирәкле әйберләргә заявка бирә ала. Волонтерлар аларны өлкәннәрнең өйләренә илтеп бирәчәк, - дип җавап бирде Илһам Фидәилевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: үзизоляция