Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Чишмәләрне карап-чистартып тора, гомере озын булсын»

Балтач районы чишмәләргә бик бай як. Утыз кырык йорты гына булган кечкенә авылларда да өч-дүрт чишмә ага. Бу язмам күңеле изгелектә, куллары игелектә булган Чишмәче бабай – Балтач районы Смәел авылында гомер итүче мәчет карты Рәис ага Җиһаншин турында.

Бу авылда 8 чишмә бар. Иң кадерлесе “Изгеләр чишмәсе” Аның суының файдасы турында Татарстанның Экология һәм табигый байлыкларны саклау министрлыгы тарафыннан чыгырылган китапта да язылган.

Рәис ага белән дә үзе тергезгән, җан өргән, икенче гомер биргән шул чишмә янында очраштык. Ул бертуган абыйсы Равил ага Җиһаншин белән чишмә буен җиләк-җимеш бакчасы итәргә теләп алмагачлар утырту белән мәшгуль иде.

 – Чишмәнең суы бетә язып, бер ике тамчы гына аккан вакытлары булды. Бераздан аккан су юлын таба дигәндәй, үзе мул итеп тибеп чыкты. Шуннан без аны чистартып, Аллаһ ярдәме белән саклап кала алдык, – ди Рәис ага шатлык һәм горурлык хисләре белән.

“Изгеләр чишмәсе” дип юкка аталмаган инде ул. Суының составында 17 төрле файдалы матдә бар. Бу хакта чишмә өстендәге тактага да язып куелган – кеше нинди су эчкәнен белеп торсын.

Рәис абзыйга авылдашлары бик рәхмәтле. Бу хакта авылның ветераннар советы рәисе, мәчеттә мулла ярдәмчесе Солтан ага Фатыйхов сөйләде. 
– Авылдагы тагын 3 чишмәне карап-чистартып тора бит әле ул, гомере озын булсын берүк, – диде.
Аз сүзле тыйнак Рәис абзыйны күп сөйләтә алмадым. Хәер, аның хакында эш гамәлләре һәм “Чишмәче бабай” дигән исеме үзе сөйли.

Азат Мөхәммәтҗанов,
Смәел авылы

Шәһри Казан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Комментарии

  • аватар Без имени

    0

    0

    Бу бик начар хэл смаел авылын тарихы дорес бирелмэгэн ул чишма ягына Фасхи урман утырткан ,изге чишмэсе потому что анда хаждан кайтучылар кумелган бу турыда бер суз дэ юк ,позор корресподенту не изучил матчасть