Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чит гаилә – чит дөньямы?

Күптән түгел шундый сөйләшүнең шаһиты булырга туры килде. Кеше сүзен тыңлау әйбәт эш түгел-түгеллеккә, тик әңгәмәдәшләрем чыш-пыш килмиләр, шау-гөр килеп сөйләшәләр (чират көткәндә башкалар сөйләшкәнне ирексездән тыңларга туры килә ләбаса). Өстәвенә, әлеге ике агаем кемнең дә булса гайбәтен чәчми, бик тә гыйбрәтле, уйландырырлык нәрсәләр турында сөйләшә иде.

- Кукмара районының бер авылында (исемен аңламый калдым) мәчет картлары бик гаярь икән, - диде агайларымның берсе. - Исерекләргә, зина кылучыларга көн күрсәтмиләр ди. Аларны, үз-үзенә кул салучыларны җеназасыз гына озаталар икән, әле берничәсен зиратка да күмдермәгәннәр... Үз хатыны була торып башка хатын белән чуалган ирне мәчеткә чакырып бик каты "кыздырганнар". "Я никах укытып, ике хатыныңны да содержать итәсең, я бу эшеңнән туктыйсың!" - дигәннәр. Туктаган, кая барсын. Авылда ике хатын асрап була ди сиңа бар!

- Кара син, - дип шаккатып баш селки икенче агаем. - Бездә дә шулай эшләсәләр иде. Бөтен дөньясы исерек, бозыклык белән тулды бит...

Бөтен дөньясы ук булмаса да, агаем дөрес әйтә: һәртөрле бозыклык авыл йортларына да үтеп керде. Ир-атлар гына түгел, районда хәзер даими эчүчелек белән шөгыльләнгән өчен күпме хатын-кыз, күпме ана комиссия каршына баса. Мәктәпләр, полиция, социаль яклау бүлекләре хезмәткәрләре, җитәкчелек чаң кага, төрлесе төрле чаралар да күреп карый. Тик бу афәт чигенергә җыенмый, нәкъ сумалага ябышкан саескан кебек, томшыгын алса, койрыгы ябыша, койрыгын алса, томшыгы - берсен инде нормаль тормышка кайтардык дисәләр, ул урынга икенче берәү табыла... Кызганычка, әлегә безнең мәчетләр гомуми вәгазь белән чикләнә. Нигәдер имамнарыбыз, мәчеткә йөрүче өлкәннәребез чит гаилә низагларына, проблемаларына баш тыкмаска тырыша. Без балалар белән эшлибез дияр алар. Монысы да бик кирәк, әмма, ни генә дисәк тә, бала тормышта бик күп тискәре күренешләр белән бәрелешә, янәшәсендәге чынбарлык аңа күбрәк йогынты ясый. Шуңа да бүгенге "бозык" буынны дәваламый торып, бу чирнең тамырына балта чабып булмыйдыр һәм әлеге чир балаларга, оныкларга күчмәс дип тә беребез дә ышандыра алмый. Әлегә исерек әниләрне, исерек әтиләрне тәрбияләргә алынган мәхәлләләр районыбызда юк дип беләм. Ә бит кайчакта аларның бер сөйләшүе, катгый бер сүзе җитәр иде.

Төзәтеп булмас фаҗигалар чыккач кына, әйтик, эчеп үлү, үз-үзенә кул салулар булгач кына, ниндидер чара күрергә тырышу - җеназасыз озату, зиратка күмдермәү (шөкер, бездә мондый ахмаклыклар эшләнми, ә бит эчеп үлгәннәрне гадәти зиратларга күммәсәк, һәр авыл зираты янында тагын шундый ук зиратлар барлыкка киләчәк түгелме?) яңа фаҗигалар китереп чыгарыр һәм мәрхүмнең бер гөнаһсыз гаиләсенә, якыннарына карата иң зур гаделсезлек булыр иде.
Фото: onmoy.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250