Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Читтән килгәнгә күренә (+фоторепортаж)

Без көӊдәлек тормышыбызда кайбер мәсьәләләргә игътибар да итмибез, күп кенә эшләнгән эшләребезне дә, шулай булырга тиеш, дип кабул итәбез. Ә менә читтән килгән кеше, ә ул бигрәк тә күп җирләрдә күпне күргән булса, барысына икенче күзлектән карый, бәяли. Ярак-Чурма авылына күпфункцияле үзәк ачарга килгән Татарстан Республикасы Хөкүмәте җитәкчесе Илдар Халиков...

Зур бәйрәм уӊаеннан җыелган халык алдында ул, иӊ беренчесе, каршы алган укучы балаларныӊ русча, удмуртча, татарча шигырьләрнеӊ сәнгатьле, төрле телләрдә камил сөйләүләренә игътибар итте, аларга үзенеӊ рәхмәтен белдерде. Мәдәният учагын, балалар бакчасын һәм башлангыч мәктәпне үз эченә алган зәвыклы бинаныӊ матурлыгын бәяләп, тирә-якта алдан чәчелгән, хәтфәдәй яшел үләннәрнеӊ, күз явын алырдай чәчәкләрнеӊ үсеп утыруын күреп, гомүмән бизәлештән кәнәгать калуын белдерде.
Башка җирдә яӊа объектлар кабул иткәндә, аныӊ мәйданында чәчелгән үләннәр яӊа тишелеп килгән була, ә сез булдыргансыз, бер ай алдан әзерләнгәнсез, диде ул. Татарстанда халыкныӊ тормыш дәрәҗәсен үстерү беренче урынга куела һәм һәр милләт халкына, балаларына үз туган телендә белем алырга, иҗат белән шөгельләнергә без барлык уӊайлыкларны булдырырга тиеш, дип белдерде.
Балтач муниципаль район башлыгы Рамил Нотфуллин үз чиратында Татарстан җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде, райондагы гомуми эш барышына тукталды.
Премьер-министр Халиков кулыннан 100 меӊ сумлык сертификат һәм төзүчеләрдән бинаныӊ символик ачкычын кабул итеп алып рухланган яӊа үзәкнеӊ җитәкчесе Айрат Сәләхов укучылар, укытучылар исеменнән рәхмәтләрен җиткерде. Хәзергә 12 бала бакчада тәрбияләнә һәм 12 укучы башлангыч мәктәптә укый. Гондыр һәм Ярак-Чурма авылларында 10 яшькә кадәр 39 бала бар, безнеӊ бинабыз буш тормас, дип белдерде ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250