Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпан Габделганиева: “Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем"

Мәчетебезгә тагын арбалылар килде. Алай диюем юкка түгел. Ике тәгәрмәчле бишектәләр дип әйтсәм дә ярый. Русиянең төрле урыннарыннан киләләр "коляскалылар". Араларында гаҗәепләре бар, читтән торып югары уку йортларында укучылар да, үз эшләренең осталары да бар. Әле күптән түгел генә берәү белән таныштым. Балтач районы Кариле авылыннан Чулпан Габделганиева белән өйлә...

Башында - ак яулыгы, намазны бергә укыдык. Аннан соң сөйләшеп киттек. Тумыштан ук аяклары йөрми икән аның. Ачык күңелле бу кыз кешеләргә мәрхәмәт белән карый.
Норма мәктәбе укытучылары өйләренә килеп дәрес биргәннәр. Бәйрәмнәрдә дә сыйныфташлары белән бергә була. Аның күңеле шигъриятне якын итеп, шигырьләр яза башлый, район газетасында басылып та чыгалар. Әле дә ул газетаның хәбәрчесе икән.
Бүген көндә аның дүрт китабы дөнья күргән. "Йолдыз бүләк итәр идем", "Бәхет үзе килде миңа" дигән китабы Казанда сукырлар өчен китапханәсендә басылды. "Әниемә", "Мәхәббәтнең төсен эзлим" дигән китаплар да дөнья күргән. Чулпан китапны чыгаруда район хакимиятенә, дус, туганнарына, Кариле авылының шәхси эшмәкәре Гөлсем апага, Мулланур Миңнебаевларга, җырчы Габделфәрт һәм Рузилә Сафиннарга олы рәхмәтле Чулпан. Әнисенә һәм туганнарына багышланган җырларын Вадим захаров һәм Эльвина Яхина башкара.
Әлеге күңеле гел яктылыкка омтылучы Чулпан спортка да битараф түгел, спортчы буласы килү теләге аннан китмәгән. Нәтиҗәдә шашка буенча Татарстан һәм Русия чемпионы, спорт мастерына кандидат. Чулпан Габделәхәт кызы - 19 ел спорт өлкәсендә. Күрәсез, уңышлары да бар. "Спорт миндә яшәү дәрте уятты, - ди ул үзе. - Спортчылар белән көч сынашып, үземә бик күп көч таптым".
Чулпан Габделганиева: "Булмышка бирешмичә яшәргә өйрәндем", - ди. Аннары ул районда мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр белән берлектә "Фикердәш" клубын җитәкли. Монда үз тиңнәрен табып, өйләнешүчеләр дә бар икән. "Дуслар җыелган җирдә" дигән концертларда да чыгыш ясыйлар алар. Республика күләмендә узган бәйгеләрдә диплом белән бүләкләнгән чаклары да булды. "Фикердәш" клубына утызлап кеше йөри. Җитәкчелек, бигрәк тә район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илһам Гайнетдиновка рәхмәтле ул. Чулпан Габделганиева чигү-бәйләү остасы да икән. Әнисе ялгызы 6 баланы тәрбияләп үстергән (Әтиебез без балачакта ук вафат инде).
Чулпан тирә-ягында яхшы кешеләр булуына шат. Шуңа күрә ул үзен кимсенү түгел, бәхетлеләрдән саный.
Менә дин кардәшләрем, көчле рухлылардан ул Чулпан Габделганиева. Шыңшып йөрү аңа хас түгел. Әйе, акыллыга чикләр юк.
Әлмира Һәдия.
Чыганак: http://www.tatar-islam.com/publ/40

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250