Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпан Габделганиева: “Әни без сине бик яратабыз”

Җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, матур, ягымлы, мәрхәмәтле әниебез булганга без бик бәхетлебез.Әниебез үз гомерендә шатлыгын-кайгысын йөрәгеннән кичергән сабыр җанлы кеше.Алты баласын җылы кочагына кысып, һәрберебезне тигез күреп яраткан, әйбәт тәрбияләп, кеше иткән,бүгенгәчә үскән балалары өчен кайгыры, яшәгән олы җанлы әниебезне бик яратабыз, күпме генә аңа рәхмәт әйтсәк тә...

Җир йөзендә безнең өчен иң кадерле, матур, ягымлы, мәрхәмәтле әниебез булганга без бик бәхетлебез.Әниебез үз гомерендә шатлыгын-кайгысын йөрәгеннән кичергән сабыр җанлы кеше.Алты баласын җылы кочагына кысып, һәрберебезне тигез күреп яраткан, әйбәт тәрбияләп, кеше иткән,бүгенгәчә үскән балалары өчен кайгыры, яшәгән олы җанлы әниебезне бик яратабыз, күпме генә аңа рәхмәт әйтсәк тә аз кебек.Әниләр көне уңаеннан, без (гаиләдә өч малай,өч кыз үстек) әнине бәйрәм белән котлап яраткан җырчысы Нәфкать Нигматуллиның Балтачта күптән түгел генә узган концертына билет алдык. Аны алып барып сөендергән бу яктан Гөлшат апамның бик җитезлеге өчен рәхмәтлемен. Концертны әни бик ошатып кайтты.Чыннан да, әни кешеләргә күп кирәкми, бәйрәм төсе ясыйм дисәң,тир-юньгә игьтибар итәргә генә кирәк. Әниләрне күбрәк хөрмәтләсәк, онытмасак иде.Чөнки җәннәтнең әниләр аяк астында икәнлеген бик яхшы беләбез.
Чулпан Габделганиева
Кариле авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250