Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чулпаныбыз инде Казанда, “Ярдәм” мәчетендә

Райондашыбыз Чулпан Гәбделганиева күпләрне сокландырып, актив тормыш алып бара, төрле спорт ярышларында катнаша, күз күрмәгән җирләргә барып чыга. Инде менә Чулпаныбыз Казанда, "Ярдәм" мәчетенә дә барырга өлгергән.

Бер-беребезгә таяныч булыйк! "Ярдәм" мәчете имам-хатыйбы Илдар хәзрәт Баязитов сүзен шулай дип башлады. Бәләкәй арбада хәрәкәтләнүче инвалидлар килү хөрмәтенә монда зур җыелыш булды. Хәзрәт яңа килүчеләрнең һәрберсенә сәламәтлек һәм уңышлар теләде.
Ике атна буена алар төрле фәннәрдән гыйлем алачаклар, ислам дине нигезләренә дә өйрәнәчәкләр. Аларның һәр иртәсе физзарядкадан башланачак. Шулай ук төрле һөнәрләргә өйрәнү күнекмәләре дә алачаклар. Теләге булганнарны хәтта кинорежиссерлык эшенә дә өйрәтәчәкләр.
Биредә, авыруына карап, табиблар белән очрашу да каралган, массаж ясату мөмкинлеге дә бар. Кино-театрларга бару да аларның күзаллауларын киңәйтәчәк. Яулык бәйләү, чибәрлек хикмәтләренә, аш-су әзерләү серләренә дә өйрәнәчәкләр.
"Ярдәм" мәчетенә бу хикмәтләрне үзләштерү өчен, 25 кеше килгән. Казаннан, Яр Чаллыдан, Балтачтан, Әлкидән, Мамадыштан, Буадан, Чирмешәннән, Арчадан, Югары Осланнан, Лаеш районнарыннан, Оренбург өлкәләреннән килүчеләр вакытларын файдалы итеп уздырырлар, дип ышанабыз.
Әлмира Һәдия.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250