Чын мөгаллим
Тирә-ягыбызда шундый кешеләр бар: аларныӊ елмаюлы якты карашлары, ягымлы итеп сөйләшүләре күӊелләрне җылытып, кәефләрне күтәреп җибәрә.
Авылыбызныӊ ихтирамга лаек өлкәне, мәктәбебезнеӊ хөрмәтле ветеран укытучысы Фәрит абый Кәлимуллин белән очрашкан саен шундый хисләр кичерәм. Авыл урамында очрыймы, мәктәпкә килеп керәме, үзеннән нур бөркүче Фәрит абый турында күпләр шундый фикердәдер, мөгаен. Туган авылы туфрагына нык басып, башын горур тотып, кешеләргә игелек һәм җылылык таратып йөрерлеге бар шул аныӊ!
Дөрестән дә, 40 елдан артык гомерен меӊләгән баланы укытуга һәм тәрбияләүгә багышлаган, йөзләгән яшь педагогныӊ остазы булган Фәрит аганың хезмәте һәм тормышы һәркемне сокландыра. Югыйсә, ул да, бик күпләр кебек, ач, ялангач, газаплы сугыш арты елларында яшәгән, белем алган һәм хезмәт иткән. Тормыш нинди генә авыр булса да, укытучы һөнәренә тугрылыклы калган, үз хезмәтен яратып, бөтен күӊелен биреп башкарган ЧЫН МӨГАЛЛИМ ул.
Аныӊ хезмәт юлы 1953 елда армиядән кайткач, Норма җидееллык мәктәбендә математика, татар теле укытучысы буларак башлана. 1955 елдан район мәгариф бүлегендә методист, 1959-63 елларда КПССныӊ Балтач райкомында пропагандист булып эшләү дәверендә ул мәктәпләрдә, клубларда халык алдында лекция, докладлар белән чыгыш ясый, ягымлы йөзе, оста сөйләве белән кешеләрне үзенә җәлеп итә. Яхшы пропагандист, лектор, агитатор булганы өчен аның фотосурәте Республика Мактау тактасында урын ала.
Норма урта мәктәбендә 19 ел укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазыйфасын башкарган Фәрит абыйныӊ таләпчән күз карашы, салмак, ләкин үтемле сүзләре күпләрне ялгышлыклардан саклап калырга, дөрес юл сайларга ярдәм иткәндер. Фәрит ага үрнәгендә мөгаллимлек һөнәре сайлаган, хәзер үзләре дә лаеклы ялда булган өлкән укытучылар да бергә эшләгән чакларын җылы хисләр белән генә искә алалар. «Фәрит абый һәрвакыт бик төгәл, һәркемгә ярдәмчел, кешелекле һәм таләпчән җитәкче булды", - диләр аныӊ хакында.
Хәзер дә Фәрит Кәлимуллин туган мәктәбендә кадерле кунак: аны укытучылар да, укучылар да хөрмәт белән каршы ала. Бәйрәмнәрдә, очрашуларда ул, үзенеӊ тормыш юлы белән генә таныштырып калмый, яшь буынга үтемле киӊәшләрен, үгет-нәсыйхәтләрен дә бирә, аны тыӊлаган саен тыӊлыйсы гына килеп тора.
Лаеклы ялда булса да, Фәрит ага туган авылы кешеләре өчен армый-талмый хезмәт итүен дәвам итә. Ул, авыл халкын, үсеп килүче яшь буынны әхлаклы, иманлы итүнеӊ зарурлыгын аӊлап, Норма мәчетен салуны оештырып йөрде: 1996 елдан башлап төзелеш эшләре белән җитәкчелек итте, исәп-хисап эшләрен, озак еллар мәчетнеӊ хуҗалык эшләрен алып барды.
Тормыш юлын акыл белән үтеп, һәркемгә үрнәк булырлык итеп яшәгән хөрмәтле Фәрит агабыз быел 85нче гомер көзен каршылады. Бүгенге көндә ул тормыш иптәше Лена апаныӊ, балаларыныӊ, 4 оныгы һәм 4 оныкчыгыныӊ кадерлесе булып, тирә-юньдәге кешеләргә ягымлы елмаюы аша көч биреп, тормышыбызны ямьләндереп яши.
Рәхмәт Сезгә, Фәрит абый! Без Сезнеӊ белән горурланабыз һәм Сезгә сокланабыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев