Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чынга ашкан ак хыяллар (фото)

Киләчәк... Ул, минемчә, бүгеннән башлана. Әйе, менә нәкъ бүгеннән!

Чөнки маҗаралы да, кызыклы да мәктәп чорыбыз үтеп тә китте... Күптән тугел кулга аттестат алдык, төрле уку йортларына документларыбызны тапшырдык. Гомеребезнең Яшьлек дигән матур чоры башланды. Әйе, Яшьлек чоры бигрәк тә гүзәл икән! Ул матурдан-матур мизгелләргә бик бай. Минем өчен яшьлек чоры 18 яшем тулудан башланып китте, ахры... Ни дисәң дә, 17 яшьлек җиңел карашлы, ышанычсыз кыз итеп тоймыйсың инде үзеңне! Тормышка бүтән төрле, зурларча карыйсың.

Июнь аенда туган көнем үтте. Туган көнемнән соң чыгарылыш кичәбез булып узды. Аны Нормадагы "Раил" кафесында уздырдык. Аннары бергәләшеп табигатькә утырырга чыктык. Таңга хәтле сыйныфташлар белән рәхәтләнеп күңел ачтык. Бу көн бик күңелле, истә калырлык булды. Сыйныфташларымнан да шаян, ярдәмчел кешеләрне тормышымда, мөгаен, очратмамындыр. Алар белән аерылышу бик авыр да, күнелсез дә, моңсу да икән...

Каникулларны, ягъни җәйләрне, ничек үткәрүемә килгәндә, аларны бик яхшы үткәрәм дип саныйм. Җәйнең беренче ае имтиханнар белән үтеп китте. Ә инде имтиханнар тәмамлангач, мин ирекле идем. Чөнки буш вакытым мең мәртәбә артты. Әмма аны бушка уздырырга тырышмыйм. Актив рәвештә спорт белән шөгыльләнәм, өйдә әти-әнигә булышам, кызыклы китаплар укыйм, дусларым белән кич чыгам, алар белән вакыт бик күңелле үтә, андый дусларым булганга мин бик шатмын, алар белән горурланып туя алмыйм. Бу җәйдә миңа шактый яңа кешеләр белән дә танышырга насыйп булды. Алар минем тормышымны тагын да ямьләделәр, аны яңа төсмерләргә баеттылар.

Күптән түгел генә минем өчен тагын да шатлыклы зур вакыйга булды: үзем теләгән уку йортына укырга кердем! Әйе, бүгеннән мин Казан милли технологик тикшеренү институты (КНИТУ) студенты! Минем өчен өр-яңа тормыш башлана. Әле яуланасы үрләрем күп...Алда, барысы да алда! Сынатмам дип уйлыйм. Районыбызның барлык 2016 елгы чыгарылыш укучыларына уңышлар һәм бәхетле киләчәк телим.
Әлфинә Корбангалиева
Түнтәр урта мәктәбенең 2016 елгы чыгарылыш
сыйныфы укучысы,
"Бәхетле балачак" гәҗитенең яшь журналисты.
vk.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250