“Чын күңелдән”гә 15 ел (+бик күп фото)
“Чын күңелдән” бердәнбер ихлас акция
Традиция буенча, 15 ел рәттән Асия һәм Радик Закировлар гаиләсе «Чын күңелдән " дип исемләнгән хәйрия чарасы үткәрделәр. Бу ел юбилей елы булды. Ул 31 май көнне узды. Бәйрәмдә 169 инвалид бала һәм аларның әти-әниләре катнашты.
Бәйрәм Закировлар гаиләсе пекарнясында җитештерелә торган татлы күчтәнәчләрдән башланды.
Балтачның «Наз» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре, «Волонтер» балалар үзәге активистлары һәм мәдәният бүлеге хезмәткәрләре белән берлектә балаларга күңелле уеннар оештырдылар. Ә аз хәрәкәтләнә торган балалар өчен махсус уеннар үткәрелде.
Балтач районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары И. Ф. Гайнетдинов күпьеллык хәйрия эшчәнлеге, инвалид балаларга игътибар күрсәткәннәре өчен Закировларга рәхмәт белдерде. "Татарстан Республикасы инвалидлар җәмгыяте" Бөтенроссия инвалидлар җәмгыятенең Татарстандагы оешмасы рәисе һәм Балтач районы башлыгы Р. Р. Нотфуллин исеменнән Рәхмәт хатлары тапшырды.
Барлык катнашучылар өчен дә дулкынландыргыч һәм көтеп алынган вакыйга – лотерея уены булды. 15 ел тулу уңаеннан, лотерея бик отышлы иде. Барлык балалар да Асия һәм Радик Закировлар, Рамил һәм Галия Закировлар, Гөлнара һәм Рөстәм Хөснетдиновлар гаиләсеннән көтелгән бүләкләрен алдылар (телевизор, планшетлар, йомшак уенчыклар, китаплар һәм башкалар).
Балтач шәһәр тибындагы бистәсенең яшь артистлары концерт программасы тәкъдим иттеләр.
Барлык инвалид балалар да, концертта катнашучылар бүләккә азык – төлек пакетлары алдылар. Чарада катнаша алмаганнарга бүләкләр өйләренә тапшырылачак.
Ольга Плотникова фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев