Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутайда сөенечле хәл (фото)

Шушы изге эшне башлаучы һәм иганәче Фердинад Нургаян улы Хәйруллинга, башкаручы авылдашларына зур рәхмәт белдерә чутайлылар.

Чутайда 1,5 км ераклыктагы иң саф сулы чишмә суын авылга китергәннәр.

«Чишмә янынан бер дә кеше өзелми, машина белән дә килүчеләр күп. Малмыж шәһәрендә яшәүче авылдашларыбыз да кайтып тәмле суыбызны алып китәләр. Суга килгән һәр кеше рәхмәт укый», дип хәбәр итә Чутайдан үз хәбәрчебез Гөлзифа Нәҗипова.

Шушы изге эшне башлаучы һәм иганәче Фердинад Нургаян улы Хәйруллинга, башкаручы авылдашларына зур рәхмәт белдерә чутайлылар.

Планнары зурдан: чишмә янына кечкенә тирән күл, тирә-ягына куак, агачлар утыртылып матурланачак икән. Калган эшләре май аенда тамамланып, ял итәрлек урын булачак, диләр. Әлегә кышын кар-буран күммәсен дип будка да китереп куйганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чишмә