Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чутайда спартакиада гөрләде (фоторепортаж)

Спартакиада төрле призларга, ярышларга, бүләкләргә бик бай иде.

Дүртенче ел рәттән Чутай авылында спартакиада уза. Елдагыча оештыручылар төрледән төрле призлар куя. Быел да төп приз итеп тай куелган иде. Тай Чутай авылында яшәүчегә чыкты.

Төрле ярышлар узды. Кайнар чәй, коймак, пылау - болар барысы да бәйрәмдә күңел ачучылар өчен әзерләнгән иде.

Күрше авыллардан да бик күп кунаклар килгән иде.

Дүрт хоккей командасы тупланган. Беренчелекне чутайлылар яулады. Икенчедә Нөнәгәр командасы, өчтә Малмыж. Аларга акчалата призлар бирелде.

Гаилә елы унаеннан, бизәлгән чаналар парады узды. Гармунчылар җырлап мәйдан әйләнде. Болар барысы да бәйрәм рухы өстәде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев