Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Чын күңелдән рәхмәт...

Башкарылган әлеге эшләр, минем абый өчен, Өлкәннәр көне уңаеннан, «Мегаом» оешмасы тарафыннан бик зур бүләк булды

Кили авылында ялгыз яшәүче II группа инвалид Нурмөхәммәтов Нур Муллахмәт улының өе янындагы баганага подстанция эшчеләре электр счётчигы куеп киттеләр. Счётчиктан утны өй эченә кертү үзегезнең карамакта дип, элеккеге, урамдагы, изоляциясе яргаланып, кубып беткән чыбыкларга гына тоташтырдылар.

Бу өйдә ут чыкмасын тагы дип, мин ут кертергә рөхсәтләре булган, Гафиуллин Раиф Нәкыйп улы җитәкләгән «Мегаом» оешмасына бардым. Хәлне аңлатып биргәч, бу өйдә бер аяксыз инвалид кына яшәвен белгәч, ул шунда ук ике электрикны, эшләгән объектларына барганчы, бар материалны үз хисабына дип, бушка эшләргә кушып, миңа ияртеп Килигә җибәрде.

Яңгулдан Рөстәм Рифат улы Гатиятуллинның, Кариленнән Ришат Илшат улы Ибраһимовның куллары алтын икән. Берсе өй эченнән, икенчесе урам яктан бар эшне бик яхшы итеп, тиз арада эшләп тә куйдылар. Аяксыз кеше менеп йөри алмас дип, кыска ялганыш булганда ата торган автоматны да аска төшерделәр.

Бу хат аша без «Мегаом» җитәкчесе Раиф Нәкыйп улына, электрчылар Рөстәм, Ришатка бик зур рәхмәтләребезне җиткерәбез. Аларга озын гомер, корычтай нык сәламәтлек, эшләрендә уңышлар теләп калабыз.

Башкарылган әлеге эшләр, минем абый өчен, Өлкәннәр көне уңаеннан, «Мегаом» оешмасы тарафыннан бик зур бүләк булды. Абый хастаханәдә булу сәбәпле, бу эшләр артыннан йөргән энесе Илнур Муллахмәт улы Нурмөхәммәтов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев