Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Даниязның ничек итеп ОГЭ тапшыруы хакында

Әни, мин үземә ышанам, татар теле белән рус теле точно «5»ле булачак, калганнары «4»тән артмас наверное...

Әйе, мин нәкъ шул Гөлзәминә... Даниязның әнисе... Әйе, әйе... Экзаменнарда гимназиянең охраннигы белән дуслашкан... Безнең районның барлык 9нчы сыйныф җитәкчеләре танып белгән... Татар теленнән олимпиадага барып «здравствуйте» дип исәнләшеп керүче Даниязның әнисе... Таныш булыйк...

Май ахыры — июнь башы бездә урак өсте булды... Чын мәгънәсендә урак өсте... Эссе, кызу, әлсерәтә, туйдырып та җибәрә...

Олы улыбыз көллият тәмамласа, кечкенәбез 9 классны бетерде... Кыскасы... ОГЭ, экзамен, диплом яклау... Билге көтү... Вәт менә шул билге көтү тетте минем тетмәмне...

Мин бит ОГЭ биреп караган кеше түгел... Дилүс 9нчыны тәмамлаганда илдә карантин иде... Шуңа быелгы экзамен минем өчен беренче чирканчык кебек...

Беренче экзамен... Татар теле... Сәгать 10да укытучыбыз башлануын, барысы да тәртип икәнен хәбәр итте... 10тулып ничәдер минутта Данияздан шалтырату... Билләһи әйтәм, аркамнан тир бәреп чыгу бернәрсә түгел, аягымның чәнти бармакларына кадәр тирләде...

— Нәрсә булды, улым?
— Чыктым мин, әни, булды, эшләдем, бишле булырга тиеш...
— Улыыыыым...
— Әнииии...

Икенче экзамен... География... Монысының сәгатьләрен төгәл белмим, ләкин бер сәгать узар- узмас тагын шалтырату...

— Әни, тынычлан, мин чыктым, яме...
— Нәрсәгә шулай акаеп чыгасың соң син, улым? Ник бераз утырмыйсың, тикшермисең...
— Мине коридорда гимназиянең охраннигы көтә... Молодец ди, — дип көлә... Аннары эшләре җайлы дип мондагы укытучыларны тынычландырам, алар белән сөйләшеп утырам...

Рус теленнән булган имтихан да нәкъ шулай барлы-юклы 1 сәгать дәвам итте...

Математикада да үзгәреш сизелмәде...

Билгеләрне чынлап торып куркып көттем... Бик куркып... Экзамен өчен 4 сәгать вакыт бирелгәндә, минеке 45 минуттан ары түгел бит...

— Әни, мин үземә ышанам, татар теле белән рус теле точно "5"ле булачак, калганнары "4"тән артмас наверное...

Кичә барлык имтихан билгеләре билгеле булды... Нәкъ шулай, үзе әйткәнчә... Дүртлеләр һәм бишлеләр...

Ә хәзер үземә сорау бирәм... Үзенең белеменә ышанган балаңа ышанмаска ни хакың бар синең, Гөлзәминә?..

Дилүс тә диплом яклады... Минем гадәтемне белгәнгә күрәдер, обедтан соң була диде... Улым, эшең беткәч тә яз, яме, дигән хатыма... Булды, әни, билгесен көтәм дигән җавап килде... Биш минуттан "4"ле дигәне дә килеп төште…

Гөлзәминә Габдрахманова,

Түнтәр авылы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ОГЭ