Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Депрессия бала үтерүгә алып барып җиткерәме?

Соңгы арада массакүләм мәгълүмат чараларында яңа туган бәбәйләрен үтергән аналар турында сөйлиләр, бу шаукым нәрсәдән башланды соң? 9 ай буе күкрәк астында йөрткән сабыеңны якты дөьяларга тудыргач ничек үтереп булла? Әллә бала тапканнан соң хатын-кыз депрессиягә биреләме? Әлеге сораулар белән психологик педагогик хезмәт күрсүтү бүлегенең җитәкчесе Гүзәл Закировага мөрәҗәгать иттем.

- Гүзәл бәбәй тапкан хатын-кызлар ни сәбәпле депрессиягә бирелә?
- Бала туу, минемчә, иң куанычлы һәм иң көтеп алынган вакыйга. Шулай да, бигрәк тә яшь аналарга хас булган бала табудан соңгы (послеродовая) депрессия дигән әйбер еш очрый башлады.

Нейропсихологларның фикере буенча, иң беренче чиратта депрессиягә бирелүнең сәбәбе ул - гормоннарның үзгәреше. Авырлы вакытта хатын-кызда күп күләмдә гормоннар барлыкка килә, ә инде бала тапканнан соң хатын-кызның организмы үз биологик халәтенә кайтырга тели.

Психологлар күзлегеннән карасак, бу депрессия бары тик хатын-кызның психологик халәтеннән, аның характерыннан һәм темпераментыннан тора. Бәбәй тапкан ана чын мәгънәсендә стресс кичерә, чөнки нинди генә авыр эшне дә бала карау белән чагыштырып булмый. Эштә без ял итә алабыз: отпуска, коллегалар белән фикер алышулар, төшке аш чорындагы ял һ.б. Ә бала караганда тәүлек буе эшләргә мәҗбүрбез (бер чокыр чәйне дә баланы күтәргән килеш кенә эчәбез) һәм ул бик ардыра.

Сәбәпләр бик күп, мәсәлән:
- хатын-кыз өзлегеп баланың туын көтә, әмма барлыкка килгән авырлыкларны кабул итеп бетерә алмый һәм паника башлана;
- өй буенча булган вазыйфалары һәм баланы тәрбияләү;
- йокы вакыты бик аз булу;
- үзеңне көчсез һәм кирәксез итеп тою;
- кунаклар еш килү (бәбәй ашлары);
- һәрбер ана да баланы баштан ук кабул итә алмый, чөнки ул бу вакыйганы башкачарак күзаллый, шуның белән бәйле үзендә гаеп тою хисе барлыкка килә. Бу күренеш бары тик бер-ике көн генә күзәтелергә мөмкин, әгәрдә шул вакыт аралыгында гына бетми икән, табибка яки психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

- Яшь анадагы нинди үзгәрешләр депрессия билгеләре булып тора?
- Иң куркынычы депрессиянең озакка баруы, бу очракта белгечкә мөрәҗәгать итәргә кирәк, чөнки бу хатын-кызның психологик һәм физик сәламәтлегенә бик нык зыян салырга мөмкин.

Билгеләренә килгәндә иң еш очрый торганнары ул:
- төшенкелеккә бирелү (чувство тревоги, опустошенности, подавленности);
- бик эмоциональ булу (юктан да елау, төшенкелеккә бирелү). Күп хатын-кыз бала тапканнан соң да авырлы хатын шикелле үзенә игътибар җәлеп итә, бу халәтне өйдәге гаилә әгъзалары аңласалар бик әйбәт тә, ләкин күп очракта каршылыклар килеп чыга шул;
- аппетит үзгәрү (күп ашау яки ризыктан читләшү);
- йокы вакыты үзгәрү (гел йокы килү яки киресенчә йоклый алмау). Йоклый алмау иң куркынычы, чөнки организм ял итәргә өлгерми, ә инде гел йокыга тарту нервный срыв вакытында күзәтелә торган сәбәпләрнең берсе. Боларның сәбәпләрен ачыклау өчен шулай ук белгечләргә мөрәҗәгать итәргә кирәк;

- Депрессия вакытында анага ничек ярдәм итәргә?
- Иң беренче чиратта табибка яки психологка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без, мәсәлән, индивидуаль консультацияләр, коррекцион күнегүләр үткәрә алабыз, күп очракта күзгә-күз карашып сөйләшү дә файдага була.
Ярдәм дигәндә иң беренчеләрдән булып бу очракта хатын-кызга тормыш иптәше, якыннары, туганнары килергә тиеш. Алардан күп әйбер тора:
- йорт буенча булган вазыйфаларны бүлү;
- көннең режимын дөрес төзү;
- витаминнарга бай булган ашау;
- тышкы кыяфәт (хатын-кыз һәрвакыт үзен карап, матур булырга тиеш);
- кеше арасына чыгу, аралашу;
- үзеңнең кичерешләреңне тышка чыгару, рәсем ясау, көндәлек алып бару, бәйләү;
- үз-үзеңә вакыт табу;
- сексуаль тормыш.
Әңгәмәдәш - Зәлия Хәсәнова
Фото: im0-tub-ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250