Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дин аңа юл күрсәтә

Чутай мәдәният йортында Харис хәзрәт Салихҗан белән җылы очрашу булып узды.

Һәр төбәкнең күренекле шәхесләре бар. Алар турында горурланып сөйлисең, кылган гамәлләрен бәялисең, яшь буынны да алар үрнәгендә тәрбиялисе килә. Безнең Балтачыбызда, авылларыбызда республика, хәтта Рәсәйгә мәгълүм шәхесләребез күп. Шундый кешеләрнең берсе – Чутай авылында туып-үскән, дин эшлеклесе, Бөек Ватан сугышы ветераны, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты – Харис Салихҗан улы Салихов. Татар җәмәгатьчелегенә, дин әһелләренә Харис хәзрәт Салихҗан буларак таныш.

Харис аганы Чутай авылы мәдәният йортының сәхнә түренә дәшкәч, бар дөнья үзгәргәндәй булды – дин, әхлак, тәрбия, туган якны ярату, авылдашларны сагыну хисләре – барысы бер үзәккә тупланды. Гаҗәеп матур сценарие язып, алып баруын да үзе башкарган район үзәк китапханә хезмәткәре Фәнзия Төхвәтуллина да абыстайга әверелде, чөнки әлеге кичәнең герое аңарга абыстаем дип кенә дәште. Әнә шундый мәдәниятле, эчтәлекле кичә герое үзенең бик күп китаплары янәшәсендә «Чутай бабай малайлары» дигән китап та язган шәхес. «Без гаиләдә җиде бала идек. Берләребез икенчеләребездән никадәр нарасый булсак, калганнарыбыз шул дәрәҗәдә үк сабый. Шул бәләкәйләр арасында инде үсмердән зураеп, буйга калкып барганы, әнинең дә, балаларның ышанычы – күз карашы мин идем. ...Үземне - үзем аңлый, күзаллый башлаганнан бирле бер шәхесне калебемдә йөртәм. Гомернең нинди генә читен, җайсыз мизгелләре булмасын, башыма нинди генә хәсрәтләр килмәсен, кая гына барып, нинди генә гамәл кылсам да күңелемнән шушы шәхес белән сөйләшәм. Ул зат, ул шәхес – минем Гыйбадулла исемле газиз бабамның бәгырь түрем – әтием Салихҗандыр», дип яза ул үзенең истәлекләрендә.

16 яшьлек Харисны сугышка озаткан вакытта әтисе «Аллаһы Тәгаләнең кушканнарын үтә, аракы эчә күрмә, тәмәке тартма, командирыңны тыңла. Бел, Аллаһы хак! Аннан гына сора, ялвар! Бу әтинең миңа үгет-нәсыйхәте иде», – дип яза ул «Чутай бабай малайлары» дигән китабында. Әлеге сүзләр бүгенге көннәргә кайтаваз сыман. Кичәне дә Харис хәзрәт изге догалары белән ачып җибәрде һәм шул халәттә дәвам да итте. Дингә кагылышлы ни генә сөйләсә дә, залда утыручы муллалар миңа ялганларга ирек куймаслар, диде. Үз хезмәте белән биеклекләргә ирешкән Ил агасының гадилек белән бергә кешене хөрмәтли белү сыйфатлары да иде бу.

Харис ага Салихҗан озын гомер юлы кичкән кеше, 96 яше белән бара. Әле дә Казандагы «Хәтер» мәчете имам-хатыйбы. Бөек Ватан сугышы ветераны Харис хәзрәт Салихҗан сугыш елларындагы батырлыклары һәм милиция органнарында озак хезмәт иткәне өчен 2 дәрәҗә Ватан сугышы, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, 16 медаль иясе. Ислам динен пропагандалау – аның яшәү рәвеше. Гомумән, дин аның бөтен тормышында ышанычлы юлдаш булып, ияртеп, юл күрсәтеп бара. Авырлыкларны җиңеп чыгарга, тормыш ваклыкларыннан һәрчак өстен булырга ярдәм итә. А.Пушкин, Габдулла Тукай иҗатында «Коръән вә бүгенге рухи тәрбиянең бер мәсьәләсе», дин һәм фән китаплары өчен Харис ага Габдулла Тукай исемендәге республика дәүләт премиясенә лаек булды. Харис хәзрәт фәнне һәм динне якынайтуны яклый, барлык чыгышларында кешене белемгә өнди. Вәгазьләре дә аның ислам динен пропагандалауга, милләтләр арасында үзара дус яшәүгә, динара мөнәсәбәтләрне һәрчак килешү белән хәл итүгә корылган. «Исламның кыскача тарихы» исемле дәреслеге, «Мөселман исемнәре», «Тукайның исламга мөнәсәбәте», «Ислам тарихы вә нигезләре» исемле китаплары аның тирәнтен укылышлы, уйландырырлык, тормышта кулланырлык.

Харис хәзрәт белән очрашу озакка сузылса да, мизгелләр тиз узды. Милли моңнардан да аерыласы килмәде. Мөхтәрәм хәзрәтне котларга җирле, район җитәкчеләре генә түгел, РФ Дәүләт Думасы депутаты, авылдашы Марат Бариев та кайткан иде. Үзе кебек гади, мәнле шул аның авылдашлары! Марат әфәнде остаз авылдашлары кебек иң элек авылын зурлады, Харис хәзрәтле балачак елларын яңартты, олпат затка чиксез хөрмәтен ачып салды. Аның сүзләренә татар галиме, физика-математика фәннәре кандидаты Әнис Галимҗанов та кушылды.

Матур авылда, матур клубта әнә шундый үгет-нәсыйхәтле, гыйбрәтле кичә узды. Якты дөньяларга туып, иман белән гомер кичереп, Аллаһыны зурлап, дингә хезмәт итеп, куйган максатларына ирешеп, туган ягына игелекле, гомумән, гомерен кешелек өчен файдалы гамәлләргә багышлаган Харис хәзрәт Салихҗан кебекләр тормышыбыз маягы, динебезне, телебез, татарлыгыбызны саклаучы көчле шәхесләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев