Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәптә татар булып язылырга өндәде

«Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана», — ди Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин җанисәп уңаеннан татар халкына мөрәҗәгать итте һәм татар булып язылырга өндәде.

«Хөрмәтле милләттәшләр, ил буенча халык санын алу бара. Бу чара без - татарлар өчен аеруча мөһим, чөнки халкыбыз илебезнең төрле төбәкләрендә яши. Татарларның Россиядә сан буенча икенче урынны саклап калуы синнән, миннән — барчабыздан да тора.

Минем балачагым Акташ авылында үтте, рус мәктәбендә белем алдым, рус малайлары белән уйнадым, аралашу нигездә рус телендә иде. Татар әдәби телен максатчан рәвештә мин Дәүләт Советы рәисе булып сайлангач өйрәндем. Депутат, язучыларыбызның китапларын укып, алар белән бәхәсләшеп, фикер алышып. Бу аралашулар миңа татарның дөнья тарихында тоткан ролен һәм безнең алда торган максатларны тирәнрәк аңларга ярдәм итте», — ди Дәүләт Советы рәисе.

«Тормыш тәҗрибәмнән чыгып шуны әйтергә телим: кайда гына яшәсәк тә, нинди генә телләрдә сөйләшсәк тә, безнең тамырларда татар каны ага, геннарда хәтер саклана. Кадерле ватандашлар, мин барыгызны да җанисәптә татар дип язылырга чакырам. Халкыбызның киләчәге безнең кулларда», — дип белдерде Фәрит Мөхәммәтшин.

 

 

Чыганак: ТИ

Фото: Рамил Гали

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу җанисәп алу мин татар