Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дөнья имтихан белән генә бетми

Быел җәй башыннан респуб­ликада өч укучы үз-үзенә кул салды. Фаҗигале вакыйгалар Югары Ослан, Яшел Үзән һәм Кайбыч районнарында килеп чыкты. Соңгы очрак 8 июнь көнне булды. Җәмгыять белеме сынавын тапшырганнан соң, 18 яшьлек егет, үзе теләп, якты дөньядан китеп барды. Шуңа күрә бу хәлләрне БДИ белән бәйләүчеләр дә бар. Бу...

Узган ел - 23, быел - 8...

Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының балигъ булмаган үсмерләр белән эшләү бүлеге башлыгы урынбасары Илсөя Насыйбуллина белдергәнчә, узган ел республикада 23 үсмер мордар киткән. Быел биш айда әнә шундый 6 очрак теркәлгән, июньдә исә тагын ике мәет өс­тәлде. 18 яшьлек укучы исә бу статистикага керми. "Үсмерләр бигрәк тә җавапсыз мәхәббәт, сөйгән ярлары тарафыннан игътибар җитмәү аркасында үз гомерләрен өзә. Әти-әниләр арасында аңлашыл­мау­чанлыклар килеп чыгуның да ахыры хәерле тәмамланмый. Суицид очраклары бигрәк тә яз көне кискенләшә. Соңгы вакытта әлеге үлемгә китергән сәбәпләр арасында уку проблемалары да ачыклана. Үләргә карар кылганнар, язу калдырган очракта, ниндидер аңла­шылмый торган нәрсәләр турында язалар", - ди Илсөя Хә­бировна. Үсмерләрнең күпче­леге мондый гамәлне исерткеч эчемлекләр, наркотиклар кулланган килеш кыла икән.

Күптән түгел Татарстан Министрлар Кабинетында балигъ булмаган балаларга багышланган комиссия утырышы узды. Анда да балаларның үз-үзенә кул салу очраклары һәм уку программасы арасында бәйләнеш барлыгын алга сөрүчеләр булды. Казанда әнә 5 нче сыйныф укучысы татар телен үзләштерә алмаган өчен биек­лектән сикерергә уйлаган. Ә уку программасында бернинди хилафлыклар да табылмаган. Бала­ның әти-әниләре исә аңа татар теле "дәрәҗәле түгел" дип аңлаткан. Монда кем гаепле? Бу очрак буенча тикшерү эшләре бара.

Имтихандагы барлык биремнәрне эшли алмаган...

Соңгы фаҗигаләргә килгәндә, Казанның кадет мәктәбендә укыган 7 нче сыйныф укучысы, Яшел Үзәнгә әбисенә каникулга кайткач, элмәккә менгән. Әбисе бу баланың опекуны саналган. Тагын бер очрак Югары Осланда булган. "Бүген бездә әти-әниләр, укытучылар белән Казан психологлары эшли. Бу үлемдә прокуратура тарафыннан мәктәпне гаепләү булмады. Әлеге 9 нчы сыйныф укучысы имтиханнарын уртача билгеләргә тапшырган. Бу адымга ул "ВКонтакте" сайтында сөйгәне "дуслар"дан алып атканы өчен барган.

Әти-әниләргә балалары белән күбрәк аралашырга, игътибарлы булырга кирәк", - ди район мәгариф идарәсе бүлеге башлыгы Вилен Касыймов.
Кайбыч укучысы, җәмгыять белеме фәненнән имтихан тапшырып кайткач, гомерен өзгән. Егет юрист булырга хыялланган. Әнисе белдергәнчә, ул имтиханга бик дулкынланып әзерләнгән. Вакыйга булган көнне ул өенә кәефсез кайткан, ә әнисе эшкә киткәч, үз-үзенә кул салган. Егет социаль челтәрдә сыйныфташына: "Имтиханда барлык биремне дә эшли алмадым. Мин, мөгаен, асылынырмын", - дип язып калдырган. Ул тырышып укыган, спорт белән дә шөгыльләнгән, эчү, тарту белән мавыкмаган. Бу фаҗигагә китергән сәбәпләр әлегә билгеле түгел.

Баланың сөйлисе килә, әти-әнинең тыңларга вакыты юк...

Татарстанда бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Гүзәл Удачина белдергәнчә, узган ел үз теләге белән дөньядан киткән үсмерләрнең 18е - малай, 5е кыз булган. Араларында ятим бала­ларның булуы аеруча борчу тудыра. Былтыр тәрбиягә алынган 5 ятим үз-үзенә кул салган.

Педагог Фәридә Нәгыймова әйтүенчә, бүген әти-әниләр балалардан артыгын таләп итә. "Һәр баланың үз мөмкинлеге бар, шуннан артыгын ул эшли алмый. Баланы ничек бар, шулай кабул итәргә кирәк. Имтиханга җибәр­гәндә дә: "Балам, син нинди билге алсаң да, мин сине яратам, яхшыга тапшыр­саң, сөенербез, начар булса, аны бергәләп төзәтү ягын эзләрбез", - дип озату мөһим. Әти-әни булу - зур хезмәт ул. Кечкенә вакытта бала­ның сөйлисе килә, әти-әнинең тыңларга вакыты юк. Зурайгач, киресенчә... Әмма ул чакта бала инде сөйләргә теләмәячәк. Кайбер әти-әниләр газизләрен чынаяк ваткан өчен дә, "3ле" алганга да ачулана. Баланың күңе­лендә шулай итеп, курку җыела бара. Аның ахыры күңелсез төгәлләнергә мөмкин, - ди ул. - Әгәр укыткан укучыларымның кәефсезләнеп, кулларын салындырып утырганнарын күрсәм, әнә интернатка барып, ятим­нәрнәрнең, гарип бала­ларның хәлен күреп кайтыгыз. Алар бит шул хәлдә дә үзләрендә яшәргә көч табарга тырыша, дим".

БДИгә түгел, тәрбиягә игътибар артсын...

Имтиханнар, белем алудагы кыенлыклар үлемгә сәбәп була аламы? Бу хакта педагог-пси­хологлар төрлечә уйлый. "Мин - БДИгә каршы кеше. Ул бернинди уңай нәтиҗәләр бирми. Укучылар бары имтиханга әзерләнү белән генә шөгыльләнә. Төпле белем ала алмый. Тест ул - авыру балаларны тикшерү өчен уйлап табылган әйбер. Ул сәламәт балаларны тикшерү өчен туры килми. Моңа кадәрге белем бирү стандартларында "тәрбия" структурасы төше­реп калдырылган иде, хәзерге­сендә кире кайтарылды. Әмма вакыт узды, читләшү барлыкка килде. Бүген инде әти-әниләрнең үзләрен тәрбияләргә кирәк.

Мәктәптә дә БДИгә түгел, тәрбиягә игътибар арттырылсын иде", - ди галимә, педагог-пси­холог Зилә Маһиярова. Психолог фикеренчә, баланың үсеш чорындагы үзгә­решләрне кичерә алмавы да фаҗигагә китерергә мөмкин.
Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге җитәкчесе Алсу Мөхәммәтова белдергәнчә, мондый һәр очрак - фаҗига. "Мәктәпләрдә психолог­лар эшли. Ләкин бер генә мәктәп тә әти-әни мөгамәләсен алыштыра алмый. Бала үз проблемаларын якыннары белән уртаклашырга тиеш, - ди ул.

- Тормышта төрле авыр хәлләр була, әмма билгеле бер карар кабул итәргә кирәк. Ниндидер проблеманы хәл итеп булмагач, кайберәүләр дөнья җимерелер дип уйлый. Укытучыларга да, әти-әниләргә дә балаларны имтихан белән куркытырга ки­рәкми. БДИне көз көне бирү мөмкинлеге бар. Бала тырышып укыса, аны барыбер тапшырачак".


Ватаным Татарстан

Фото: http://fmsu.org/wp-content/uploads/2013/11/mezhdunarodnye-ehkzameny.gif

erid: 2VtzqwTSgT9

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250

erid: 2VtzqwTSgT9