Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Догалы йорт балкыр ул

Шунысы игътибарга лаек һәм бик мөһим – яңа йортта иң беренче Гөлфирәгә бүлмә әзерләп бирделәр. Яше 80гә җитеп килә торган ак яулыклы, керсез күңелле әни кешенең һәр иртәсе намазлыктан башлана.

Табигатьнең урман, күл, елга-чишмәләре белән олы хәзинәле, уңайлы, чагыштырмача тыныч төбәгенә урнашканга күрә, ниндидер бер тарту көче булган Балтачыбыз елдан-ел киңәя, үсә бара. Биредә яңа йортлар төзелеше инде әкренләп, элек бик кадерле булган иген басуларын яулап алуы гаҗәеп бер күренеш булса, уты-суы, газ линияләре озак көттермичә килеп җиткәнгә күрә, йорт-җир яңартучылар елдан-ел артып тора. Күпме көч һәм зур чыгымнар сарыф итеп җиткерелгән йортларга, кеше уңышын танырга теләмәгән бик хөсетле кешеләр генә хөсетләнеп карыйдыр. Югыйсә, яңа районнарда калкып чыккан күркәм мәчетләрдән яңыраган, кешене тәртипкә-әдәпкә өндәгән вәгазь һәм дога авазларын да еракка – басу түренә хәтле яңгырап күңелләрне чистартып тора.

Шунысы да игътибарга лаек, Балтачның борынгы урамнарында иске нигездә яңа йорт җиткерүчеләр шактый, җае булганнар иркенлеккә, матурлыкка омтыла. Менә безнең янәшә урамда урнашкан Котдусовларның йорт яңартуына, без тирә-күршеләр бик сокланып карадык һәм бик күләмле эшләренең көзгә кадәр уңышлы төгәлләнүен теләдек. Астан бәреп чыккан су юллары аркасында бу тирәләр төзелеш өчен бик уңайсыз булса да, бик тырышты Котдусовлар. Гаилә башлыгы, гайрәтле, батыр йөрәкле, алтын куллы Илфат бөтен эшләрне тәвәккәлләп үз җаваплылыгына алды. Ул район сырхауханәсендә иң ышанычлы шоферларның берсе. Тормыш юлдашы, бик тере, эшлекле Гөлшат район администрациясендә җаваплы вазифа башкара. Төзелешнең төп авырлыгын нигездә алар күтәрде, җәй буе ал-ял күрмичә, эшләделәр. Дөрес, ике якның туганнары да бик нык булышты. Заманында әтиләре Рафис Балтачта данлыклы балта остасы иде, әниләре Гөлфирәнең тәвәккәллеге, теләсә кайсы эшкә батыраеп тотына торган максатчан булуы да улларының нәсел сыйфатларына уңай йогынты ясагандыр. Шуңа күрә өй торгызуда Илфатның абыйлары Рамил белән Илдарның олы ярдәмнәрен әйтеп-санап бетерә торган түгел. Йортның яшь хуҗабикәсе Гөлшатның әтисе Рәшит, әнисе Нурия көн саен төзелештә катнаштылар. Җыйнак гәүдәле, җитез хәрәкәтле, пөхтә һәм өлгер Гөлшат оста дизайнердан ким булмады, бүлмәләрне обойлау, җиһазлай, бизәү хезмәтләрен әнисе Нурия ярдәмендә бик теләп-яратып башкарды, һәм бөтенесе бик уңышлы килеп чыкты.

Шунысы игътибарга лаек һәм бик мөһим – яңа йортта иң беренче Гөлфирәгә бүлмә әзерләп бирделәр. Яше 80гә җитеп килә торган ак яулыклы, керсез күңелле әни кешенең һәр иртәсе намазлыктан башлана. Ул янәшә тирәдә бердәнбер гыйлем абыстай Рәхимә апа үрнәгедә Корьән укырга өйрәнүне максат итеп куйган иде, мәчеттә ничә ел мәдрәсәдә укып дин белемен бик җиңелдән үзләштерде, әле дә изге китапны кулыннан төшерми, ачык йөзле, сүзгә оста һәм тапкыр, башкалар белән бик җиңел аралаша белгән Гөлфирәне аш мәҗлесләренә бик теләп чакыралар. Бу нигездә, гомер иткән нигездә аның киңәш-табышы үтемле, олайган көнендә тормышы бөтен яктан түгәрәк, балалары, оныклары тарафыннан зур кайгыртучанлык күрсәтелгәнгә күрә, кадер-хөрмәттә, тәрбиядә куанып яши һәм барча балаларына, оныкларына тәртипле-тәфыйклы, уң тормыш теләп дога юллап утыра. Журналист Гөлсинә Яруллина язганча, авыр тормыш кичереп тә, күңелләрендә шәфкать-миһербанлык сүрелмәгән, вакытлы авырлыкка бирешмичә, түрдә шөкерана кылып утырган өлкәннәр булса, иманлы дога белән йортларның яңасы да, искесе дә җанлы кебек балкып тора ул.

Фәридә Шакирова.

Фото: баш мөхәррир

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тормыш