Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дорганың чишмә сулары да тәмле (фото)

Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, (11 бала йөри), фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет бар.

Дорга авылының төрле милләттән булган халкы бер-берсенең йолаларын белеп, хөрмәт итешеп, тату яшиләр.

Халыкта «Авыл бетмәсә, ил яшәр», дигән әйтем бар. Шушы сүзләрнең хаклыгына ышану өчен, Балтачтан 32 чакрым ераклыкта урнашкан Дорга авылына юл тоттык.

Авыл урамнары буйлап 
Яшеллеккә, чәчәккә күмелгән Дорга авылына кергәндә үк, безне Куныр авыл җирлеге башлыгы Руслан Егоров белән шәхси эшмәкәр, авылның ак агае дисәк тә ялгыш булмас, Борис Андреев каршы алды. 

Алмагач, чия, шомырт, нарат, каен агачлары бик күп биредә. Бар җирдә дә чисталык: урамнарда, юл кырыйларында, елга буенда, зиратның тирә-ягында, чишмә янында. Авылда мәдәният йорты, китапханә, балалар бакчасы, (11 бала йөри), фельдшер-акушерлык пункты, ике кибет бар. 30лап укучы күрше Чепья, Куныр авыллары мәктәбенә йөриләр. Барлыгы 67 хуҗалык, 264 кеше. 2003 ел белән чагыштырганда, халык саны 105кә кимегән.

Дин, йолалар югалмаса 
Руслан Олегович сүзне чиркәү юклыктан башлады: «Элек бездә Тихон Амафунтский исемендәге чиркәү бар иде. 1980 елда ул балалар бакчасы итеп үзгәртелде. Бәйрәм-йолаларны үтәргә тырышабыз. Священникларны чакырып, урамда келәү үткәрәбез. 29 июньдә Тәре йөреше (крестный ход) уздырабыз. Бакча яныннан Изге Тихон чишмәсенә кадәр барабыз. Чепья авылы священнигы отец Сергей безгә киңәшләрен бирә, нинди генә хәл булса да, килә. 2017 елда отец Георгий белән чишмәне аруландырдык», — диде ул.

Изге Тихон чишмәсен дә барып күрдек, суын эчтек. Ул, авылның күрке булып, биредә керәшеннәр яшәгәнлеген раслап торгандай тоела. Зур итеп язылган атамасы, койма белән әйләндереп алынган тирә-ягы, самовардан аккан суы җанны рәхәтләндереп җибәрә. Зиратта 2021 елның 14 мартында төзелгән чачауник ерактан күренеп тора. Әлбәттә, авылның уртасында чиркәү дә булса, халык өчен зур куаныч. Юкса, бу якта яшьләрнең «кәбен койдыру юк инде бездә» дип сөйләве, күңелне сагайтты. Сүз дә юк, катнаш гаилә коручылар шактый. «Олы көн», «Май чабу», ел саен авыл бәйрәме үткәрелә. Быел берничә авылдашларының махсус хәрби операциядә булуын истә тотып, бәйрәмне уздырмаганнар. Бәйрәмгә марилар, удмуртлар, руслар, татарлар да киләләр.

Һәр эшебез — киләчәгебез өчен
«Авылның күп эшләре халык ярдәме белән, үзара салым акчасына башкарыла. 2020 елда юллар төзекләндерелде. Яз көнне ир-атлар җыелып өмә ясыйбыз, зират эчләрен чистартабыз Халыкның кимүе яшьләрнең шәһәргә ашкынуына бәйле. Күңелем сизә, киләчәктә халык яңадан авылга тартылачак. Йорт төзүче яшьләр күренә. Дәүләт тә андыйларга ярдәм итә. Авылда мал асрыйлар, кош-корт үстерәләр, бакчачылык белән шөгыльләнәләр. Көтү бар. 70ләп сыерның 30ы гына көтүгә йөри. Арканлап кую өчен болында урыннар җитәрлек, шуңа кайберләре көтүгә кумый. „Активист“ авыл хуҗалыгы продуктлары җитештерү кооперативына кергән Доргада эш табу кыен түгел. Иртәдән кичкә кадәр басуларда комбайннар гөрелтесе тынмый. Ындыр табакларында да эшләрнең кызган чагы. Бөртеклеләрнең һәр гектарыннан 40 центнер тирәсе ашлык суктыралар. 

Яңгырга саран ел булса да, уңыш начар түгел. Бер көн эчендә борчакны суктырдылар, бүген арпага тотындылар», — дип сүзен дәвам итте авыл җирлеге башлыгы. 

Саф һавасы, табигате, авыл халкы өчен җан атып торучы кешеләре генә ни тора дип өстисе килде минем!

Планнар шактый 
Эшмәкәр Борис Андреевның авылдашлары өчен башкарган хезмәте бәяләп бетергесез. Алда язылган чачауник төзү, чишмәне, юлларны төзекләндерү дә аның ярдәменнән башка узмаган.

"Үземнең тракторларым да, тагылма агрегатларым да бар. Печән әзерләү, бакча эшләрендә бер-беребезгә булышабыз. Аңлашып, бергәләп яшәргә булсын авылдашларым белән. Һәр башкарган эшебез — киләчәгебез өчен. Чисталык та кирәк, ата-бабаларыбыз йөзен саклау да безнең өстә.

Авылыбызның тарихи урыннарын барлыйбыз, аларны яңарту өстендә эшлибез. "Теми бакча"сын күрсәтим. Ул атама керәшеннәрнең Тимофей, Тимей, Темәпей — исеменнән алынган. 1920 елларда илдәге яңа икътисади сәясәт халыкка үзенә ошаган хезмәт белән шөгыльләнергә мөмкинлек биргән. Тимофей авылдан читтәрәк бакча ясап, җиләк-җимеш агачлары үстереп, уңышын халыкка саткан. Монда безнең якларда сирәк очрый торган зелпе, биек карагай агачлары үсә. Ул аларны Алтайдан кайтарткан. Алда зур бер бурыч — шушы бакчаны рәтләү. Тирәягын чистартып, матурлыйсы килә. Дорга бәйрәме шунда үтә. 29 июнь көнендә төрле авыллардан халык агыла, күңел ачабыз. Чишмә янына купель ясарга җыенабыз«, — дип киләчәккә планнары белән уртаклашты Борис Васильевич.

Эшчән, тырыш, талантлы кешеләре 
Катнаш гаиләләр дигән идем, оста җырчы, мәдәният һәм сәнгать институтын тәмамлап авылда яшәргә калган Татьяна Әхмәдинең ире керәшен түгел, әфган милләтеннән.

«Мин — мәдәният йорты җитәкчесе, өздереп керәшен җыруларын җырлыйм, бәйрәм-йолаларда катнашам. Үз динемне алмаштырмаячагымны иремә кияүгә чыкканчы ук әйттем. Ике балабыз үсә, зур хыяллар белән яшибез. Теләгемнең берсе — авылда керәшен ансамбле оештыру. Сәнгать җитәкчебез, бертуган сеңелем Ольга Камашева белән моңа әзерләнеп йөрибез. Күп еллар элек тектерелгән керәшен киемнәренең саклануы бу хыялыбызны тормышка ашыру өчен беренче мөмкинлек», — дип сөйләде Татьяна Михайловна.

Янып йөргән яшьләр бар 
Ул киемнәрне киеп, җырлап-биеп тә күрсәттеләр апалы-сеңелле туганнар. Ләкин, күлмәкләр заманчарак тегелгән, чын керәшеннеке дип булмый. Шулай да уйлаганны башлап җибәрергә бөтенләй юк түгел. Талантлары искитәрлек кызларның. Дорга авылы җыруын сузганда, 200 кеше сыярлык залга җан керде, моң белән тулды. Талантлы яшьләрнең хыяллар белән янып-көеп йөрүе күңелне күтәрде. Клубны да ремонтлап җибәрсәләр, концерт, театрлар ешаер. Үз ансамбльләренең чыгышы белән дә ләззәтләнер халык. Дөрес, авылда 1980 елларда «Яшьлек» инструменталь-вокал төркеме булган. Аның составындагы Александр Чеботарев, Михаил Семенов, Юрий Иванов төрле авылларга йөреп чыгыш ясаганнар, кыйммәтле «Гармония» музыка аппараты алуга ирешкәннәр. Тик, ниндидер каршылыклы фикер, аларны таркалырга мәҗбүр иткән. 

Мәдәният йортының бер бүлмәсендә элгәреге экспонатлар почмагы да ясалган. Самовар, иске тегү машинасы, агачтан ясалган көнкүреш җайланмалары тезелгән. Киләчәктә музей булдырырга да теләкләре бар.

Җитмеш төрле һөнәр дә аз 
Герман абый (аларда дәдәй дию юк икән) Шакаевның бакчада йөргәнен күргәч, янына бардык.

«Бәрәңге карап йөрим, елдагыга караганда ваграк булыр. Төбендә күп үзе, эре түгел. Күп еллар механизатор булып эшләдем, аннан техника ремонтларга тотындым. Әле дә ярдәм сораучылар булгалый. Тагын бер яраткан һөнәрем — бакчачылык. Агачларның сортларын үзгәртү ысулларын өйрәнәм. Бу — бик четерекле эш. Чүнниктә 10-12 баш умарта бар, быел аертмаган әле. Ел да таныш-белешләрем ала. Бәясе — 1500 сум», — диде булдыклы кеше.
78 яшен тутырган Яков Васильев йорт төзеп ята.

«Җиденче ел инде башлаганыма. Йортны балчык белән сыланган агач пүкәннәреннән өйдем. Озакламый яшәрлек булыр. Мунчасы әзер. Иске гармуннарны төзәтергә дә вакыт табам», — диде егетләрчә җитезлеген җуймаган Якуш абый. «Шәп булды килүегез, ял итеп алдым сезнең белән», — дип көлемсерәп авыл көен уйнады.

Үзенең төп һөнәре рәссам икәнен дә әйтте, заказ белән портрет та ясый икән. Дорга авылында гөслә ясаучы оста да бар. Хезмәте буенча электрик Александр Чеботарев бу эшне дә яратып эшли.

Хатын-кызлар да калышмый 
Надия Волкованың бакчасына кергәч, әкият иленә эләккәндәй бер-беребезгә карашып куйдык. Нинди генә чәчәк юк. Пластик шешәләрдән фигуралар ясаганнар.

«Ирем үлгәнгә 11 ел. Авылда яшәве рәхәт. Дәүләт ярдәменнән файдаланып, кече ферма булдырдык, моңа кадәр сыерларымны 10нан киметмәдем, хәзер 4 баш савым сыеры калды. Сөтне, 1 литрын 22 сумнан, авылдашыбыз Вячаслав Шакаевка тапшырабыз, көндәлек алучыларым да бар. Чәчәкләремнән яшәү дәрте алам», — дип үзе язган шигырьләрен укып китте яңа танышыбыз. 

Мария әби көлдерде дә, елатты да. Шундый сөйкемле кеше.
«Сынаса да сыный икән язмыш. Бала хәсрәтләрен дә күрдем, ирем иртә китте. Сынмадым-сыгылмадым, яшәргә тырышам. Кукмара районының Чура авылы кызы мин, Дорга егетенә кияүгә чыктым. Яшьтән биергә яраттым. Сезгә дә биеп күрсәтим әле, үзебезчә, керәшенчә», — дип биеп тә алды 82 яшен тутырган Мария Коваленко. Әллә ничә бүлмәле өендәге, ишегалдындагы чисталыкны, матурлыкны күреп шаккаттык. Чәчәкләре, гөлләре турында да, ишегалдында бер почмакта күшәп яткан бозаулары хакында да шундый яратып сөйләде ул.

"Олыгайдым шул, "Туганайлар"га языла алмадым, шулай да, газета тормышы белән кызыксынам, туганнарым, якыннарым алып киләләр, белемнек битләрен, кызыклы язмаларны кычкырып укыйлар«, — диде ул. 

Авыл уртасындагы паркны, помидор-кыярлары өлгергән яшелчә бакчаларын күзәтәкүзәтә, кибеткә юнәлдек. Бәяләр «Магнит», "Пятерочка«дагыдан бөтенләй аерылмый.

«Борис абыемның кибете бу. Ничек кенә дә, халыкка файдасы булсын, кирәк-ярагын әллә кайлардан эзләп йөрмәсеннәр дип тырыша. Әтиебез кебек кешелекле, игелекле ул», — диде сатучы Елизавета Михайлова бертуганы турында.

Авылның һәр почмагын күрсәтеп, берничә сәгать эчендә тугандай якынаеп өлгергән әңгәмәдәшләребезгә рәхмәт. Чәйләп, ашап алыгыз дип, хуҗалыкның олы ашханәсенә дә алып керделәр.

«Авылыбыз бик тыныч безнең. Халык тырыш, эшчән», — дип тәмамлады сүзен авыл җирлеге башлыгы. 

Язманы «авыл бетмәсә, ил яшәр» дигән сүзләр белән башлаган идек. Әлбәттә, таңнан торып алны-ялны белми эшләүче, туган ягын яратучы, халык традицияләренә тугрылык саклаучы доргалылар кебек кешеләр барында илебез гөрләп яшәр әле.

Чыганак

Автор: Фрида Вәлитова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев