Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Дүшәмбедән яңа башняга ялгарбыз дип торабыз»

Суны исраф итәргә ярамый

Эссе-кызу көннәр башланса, бистәнең өске урамнарына су җиткерәм димә. Су әкрен килә башлауга, кая гына, кемгә генә шалтыратмыйбыз, статусларда да су кирәк, су, дип сөрән салулар башлана. Коммунальныйның өске урамнарына су килми дигән мөрәҗәгатьләрнең берсендә торак-коммуналь хуҗалык җитәкчесе Рәшит Гарәфиев “Ялтра, Сорнай һәм Сәйдаш скважиналары тоташкан килеш эшли инде, алай да су житкереп булмый”, дигән иде. “Алла бирса, өстәге урамнарга яңа скважинадан булачак, анализын көтәбез”, дип тә өстәде. Бу көннәрдә “дүшәмбедән яңа башняга ялгарбыз, дип торабыз”, дип белдерде. Алды-арты хәерле булып, чиста, саф суларга иркенләп кинәнергә язсын. Бу урында дин тотучыларның сүзе искә төшә, суны исраф итәргә ярамый, күп итеп тотсаң, теге дөньяга баргач җавап бирәсең була, ди алар, һәр тамчы өчен дип тә әйтәләр бугай әле. Ә без тотабыз инде, туйганчы, күңелебез булганчы тотабыз: бакча тутырып ниләр генә үстермибез, ишегалды, капка төбе тулы чәчкәлеләр дә бар, бассейн да тутырасы, мунчасын да иркенләп керәсе, кер машинасын да көн дә әйләндерәсе, краннан да иркенләп тотасы, әле тагын бәрәңгегә дә сиптерәләр, тагын без белмәгәне күпмедер. Утырткач, үстермичә дә булмый, юынмый-юмый, шапшак йөреп-яшәп тә булмый һәм башкасы. Шуның белән барысы да тигезләшә инде - ачуы да, ихтыяҗы - мохтаҗлыгы да.


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: су җитми