Җәмгыять
«Дуслык» учагы дөрләде
Кичә Киров өлкәсе Малмыж районы җирлегендә традицион, 50нче тапкыр «Дуслык» учагы кабынды.
Мари Эл Республикасыныӊ Мари-Турек районы, Татарстан Республикасыныӊ безнеӊ Балтач районы һәм хуҗалар - Киров өлкәсенеӊ Малмыж районы балалары бу җыеннарын Бөек Ватан сугышында совет халкыныӊ җиӊүенеӊ 70 еллыгына багышлады. Сабантуй мәйданында хәрби «Аҗаган» уены, концерт белән делегацияләр чыгышы, отрядлар Җиӊүнеӊ 70 еллыгына нинди нәтиҗә белән килгәннәр, болар барысы да көн озын барган бәйрәмдә чагылыш тапты. «Дуслык» учагыннан кабынган факел 2016 елда бу бәйрәмнеӊ булачак хуҗалары - Мари Турек районына тапшырылды.
Чарадан фоторепортаж соӊрак биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев