Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Дустымны армиягә Тукай маршы белән озаттым

Солтан Идрисов авылыбызның данлыклы көрәшчесе дә иде. Яшьлек елларында күп тапкырлар Сабан туе батыры булып калды

Әгәр дә миннән 20 ел элек: «Син „Тукай маршын“ беләсеңме» дип сорасалар: «Беләм, аны Заһид Яруллин язган. Мин „Тукай маршы“ белән Cолтан дустымны армиягә озаттым», -дияр идем".

Габдулла Тукайны, аның бөеклеген белмәгән кеше сирәктер. Бик күпләребезне гаҗәпләндергәне аның дөм ятимлектә, газаплы балачак кичеп тә, кыска гына 27 ел гомере эчендә меңнәрчә соклангыч әсәрләр язып калдыруы. Ә Солтан дустым Идрисовка "Тукай маршы«н тыңлатуыма 55, вафатына 20, ә үзенә быел 75 яшь туласы иде.

1967 елның май аенда авылыбызда радио, ут линияләре, баганалар сүтеп алынды. Безне дәүләт электр челтәренә тоташтырачаклар икән. Ике елга якын авылда кызу эш кайнап, 1969ның башында безнең өйгә дә дәүләт уты керде. Йортка «патефоны» да булган «Рекорд-66» исемле радиоалгыч алдык. Балтач кибетеннән берничә «патифун тәлинкәсе»- граммпластинкалар алып кайттым. Шуларның берсе- "Тукай маршы«иде.

«Таптың шаккатарлык нәрсә», диярләр Дөрес, күбебез инде күптән, хәтта минем сыман өлкәннәр дә кампьютер-интнрнетсыз тормышны күз алдына да китерә алмыйбыз. Ә ул ерак дәвердә телевизор димим, радио, радиоалгыч та бик зур казаныш- могҗизага тиң иде.

Алтмышынчы еллар уртасында авылдагы сигезьеллык мәктәпне тәмамлагач, Солтан, абыем Илдар белән Үрнәктә механизатор һөнәре үзләштереп, "Сельхозтехника"да тракторда эшли башладылар. Җырдагыча, бергә урак урабыз без, бергә печән чабабыз«,- дигән күк, төп хезмәт вазыйфаларын башкару белән бергә кич-иртә, ял көннәрендә бергә-бергә урман хәзерләп, каралты кураларыбызны ныгытабыз, мал-туарга яфрак, печән әзерлибез. Җае чыкканда бергә бергә күңел ачабыз. Солтан килсә шул тәлинкә-пластинкаларны әйләндерәбез. Ул минем сыман сәхнәдә концерт, театр уйнап йөрмәсә дә җыр-моңга, музыкага гашыйк, өстәвенә бик хисчән егет иде. Шаян, дәртле мәхәббәт җырларын түгел нәкъ менә шул Тукай маршын тыңларга ярата. Кичләрен без аларда, алар бездә булып, дигәндәй, аралашып, бер-беребезгә ярдәм итешеп үтте.

Безнең Идрисовлар белән тартылуга, язмышларыбызның уртаклыгы төп сәбәпче булгандыр. Без дә, алар да яшьтән әтисез үстек. Әтиле егет-җилкенчәк яшьтәшләребез кичке биләмгә чыкканда без балта-пычкыларыбызны алып, урманга китәбез. Безнең болай йорт җанлы булуыбызга әниләребез дә бик шат. Солтанның әнисе Мәрьям апа: «Менә, бергә-бергә армияләргә китәрсез, исән-сау йөреп кайтып, бергә-бергә туйлар итәрсез», — ди...

1971 елның январенда Солтан Армиядән ялга кайтты. Кайтуга, безгә килде ул. «Фәрзиев, әйдә болай итик әле, -ди. Солдат бүреген салып, минем соры «мутон» бүрегемне башына "элде"дә, минеп башка шап итеп, үзенең солдат бүреген киертте. Бик күпләрнең бу хәлгә ышанасы килмәс, әмма Солтан миңа Армиясенә киткәндә тыңлап киткән «Тукай маршын таптырды. Кат-кат тыңладык шул пластинканы. «Рамазан, әйдә, тагын бер тыңлыйм да...». Ялы төгәлләнеп, иртәгә китәсе көнне дә килде, бүрекләрне алыштык. "Әйдә, Рамазан куй әле теге "Тукай маршын",- ди. Кабат-кабат куйдыра, ихлас бирелеп тыңлый. Әмма, никтер аның күңеленә бик хуш килә иде бу көй.

Икенче көнне армиясенә китте.

Инде "Марш«ны, аның язылу тарихына тукталмыйм дисәм дә, Тукайның: «Әйдә, Заһидулла, уйна әле минем яраткан көйләрне» дигән сүзләре хәтердә яңара. Тукайдан ике генә яшькә кече, үзе дә биш яшеннән дөм ятимлектә үскән З. Яруллин Казанга килгәч «Шәрык» клубында Тукай белән еш очрашалар. Заһидулла биредә скрипкада уйный. Габдулла: «Әйдәле, Заһидулла дус, минем яраткан көйләрне уйна әле», -дип әйтә торган булган. Шагыйрьнең үлемен Яруллин да бик авыр кичерә. Шуның тәэсирендә үлемсез Тукай маршы туа...

... Армиядән соң Солтан кабат Сельхозтехникада эшли башлады. Тракторда Кабат элек хезмәт куйган коллетивына. Еллар үтеп, бер-бер артлы туйлар иттек. Солтан миннән алдарак өйләнде. Туй бик җанлы күңелле утте. Үз өйләрендә. Минем өчен исә истәлекле дә. Солтаннар белән безнең өйләр авылның капма-каршы ягында урнашкан. Туйның икенче көнендә иртән капка төбенә чыксам, күрәм: кар көрте өстендә матур укалы-чуклы бизәлгән таяк утыра. Чын сәнгать әсәре! Шикләнеп кенә кулыма алып, бизәкләрен күзәтәм. Бизәкләр, чынлап карасаң язу икән бит... «Чират таягы!» Башка сукты каян килгәне. Безнең очта Солтанның безнең белән бергә туйда утырган туганнары яши... Дөрес, кыек атып, турыга тидерү түгел- Солтан белән уй-фикерләребез, серләребез уртак иде. Әмма, мондый сюрпризны көтмәгән идем. Хәер, туйны Солтанның хәләл җефете Мөэминәнең хезмәттәшләре, берсеннән-берсе җор телле, шаян, шук «Сельхозтехника» бухгалтериясе кызлары белән бергә алып барган идек...

«Чират таягы»ның «авторлары» да шул ук «наяннар» эше булган.

Дөрестән дә , озакламый армиягә киткәнче үк йөргән, бергә эшләгән, җылы сагыну хатлары алышкан Гөлҗиһаным белән гаилә корып җибәрдек...
Солтан Идрисов гомеренең ахыргы көннәренә кадәр «К-700» тракторын иярләде. Хезмәте белән гел макталды. Ә 1998 елда үзенә «Татарстанның атказанган механизаторы» исеме бирелде.

Ни кызганыч, дустым үзе дә моңлы бер җыр булып 2004 елда кинәт йөрәге туктап, арабыздан китте. 55 яшен тутырырга нәкъ бер атна кала. Тукай маршлы яшьлегемне сагынып. Әле дә, җырлы-моңлы яшьлегемне, арабыздан киткән якыннарымны искә алганда кампьютерымнан үзәкләрне өзәрлек "Тукай маршы"н тыңлыйм...

Рамазан Фәрзиев

Автордан: Солтан Идрисов авылыбызның данлыклы көрәшчесе дә иде. Яшьлек елларында күп тапкырлар Сабан туе батыры булып калды. Моннан 50 ел чамасы әлек үзем төшергән рәсемдә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев