Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эдуард Перемечев: «Һөнәребез – кешеләргә ярдәм итү!»

«Кисәтү, коткару, ярдәм» – бу сүзләр гадәттән тыш хәлләр министрлыгының девизы булып тора. 27 декабрьдә Коткаручылар үзләренең һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп уза.

Бу хезмәткә безнең илдә ихтыяҗ бик югары. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы коткаручылары су баскан, янгын чыккан, табигать бәла-казалары булган очракларда, аварияләрдә кешеләргә беренчеләрдән булып ярдәмгә киләләр һәм, кирәк икән, кичектергесез медицина ярдәме дә күрсәтәләр. Бу куркусыз белгечләр иң катлаулы шартларда да кеше гомерен коткару өчен көрәшәләр.

Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан, ТР Дәүләт казна учреждениесенең янгынга каршы хезмәтнең Саба отрядының Чепья аерым посты бүлек командиры Эдуард Перемечев белән алар башкара торган хезмәт һәм район халкына җиткерер сүзләре турында сөйләшеп уздык. 

– Эдуард, үзегезнең структура һәм башкара торган эшләрегез турында таныштырып китегезче?

– Безнең структура 2009 елның 1 гыйнварында формалашкан. Район буенча бездә һәм Яңгулда бар. Бер смена бер тәүлек буе эшли, бүген иртәнге сәгать 8дә эшкә килсәләр, икенче көнне генә сменадан кайтып китәләр һәм аннан соң өч тәүлек ял итәләр. Сменасы башланган хезмәткәрләр киемнәрен һәм машиналарны әзерләп куялар. Аннан соң безнең укулар башлана, ул шимбә-якшәмбедән кала көн саен каралган, аларны бүлек командиры яки пост начальнигы алып бара һәм хезмәткәрләргә конспектлар яздыралар. Болардан тыш без нормативлар да үтибез. Безнең төп эшебез янгыннарны сүндерү һәм район халкы арасында профилактик сөйләшүләр алып бару. Безгә 24 авыл карый һәм график нигезендә аларның барысында йөреп чыгабыз.

Яңа ел каникулларында да безнең бу эш тукталып тормый. Ялгыз яшәүче, күпбалалы һәм амораль яшәү рәвеше алып барган йортларда булып, янгыннан саклык чаралары турында сөйлибез. Мондый йортларга махсус янгынны хәбәр итә торган җиһазлар да куелган. Бер елны бер авылда яшәүче шул җиһаз ярдәмендә йортында янгын чыкмыйча калуы турында әйтеп, рәхмәт тә ирештергән иде. Шуңа да ул җиһазлар кемнәрдә бар, һичшиксез куллансыннар иде дип кисәтәсе килә.

Безгә шалтырату булуга, 1 минут эчендә без инде посттан янгын булган җиргә чыгып китәргә тиешбез. БОПны (янгын сүндерүченең махсус киеме) кияргә 20 секунд вакыт бирелә. Һәрбер авылга вакыт ягыннан куелган нормативлар бар. Чепьяда янгын булса, без анда 3 минутта килеп җиткән булырга тиешбез. Һәрбер янгын ул аерым тарих. Булды шундый очраклар да, янгын вакытында ике газ баллоны шартлады. Бик куркыныч хәл. Янгыннан соң кайткач, без янгынның сәбәпләрен ачыклау өчен тикшерү ясыйбыз. Монда инде үзебезнең хаталарны да уртага салып сөйләшәбез. Көчле аварияләр булса да чыгабыз, быел июнь аенда Чепьяда бер машина янды. Нинди генә очрак булса да, безнең коллективта үз эшләрен белүче, җиренә җиткереп башкаручы егетләр эшли.

Безнең постта 11 кеше хезмәт куя – аерым пост начальнигы Дмитрий Щербаков, бүлек командиры Эдуард Перемечев, дүрт янгын сүндерүче – Фәнзил Шәрипов, Булат Нурмөхәммәтов, Зимфир Лапшин, Кафил Лотфуллин һәм биш шофер – Александр Садаков, Алмаз Закиров, Василий Копаров, Ислам Хәкимҗанов, Александр Михайлов. Структурабыз ачылган көннән бирле эшләүчеләребез дә бар, алар – Александр Садаков, Василий Копаров, Ислам Хәкимҗанов, Александр Михайлов, Кафил Лотфуллин. Бүгенге көндә кадрларга кытлык кичермибез, берәр урын бушаса да, ун көн эчендә анда кеше алына. Безгә эшкә килер өчен армия хезмәте үтелгән булуы шарт һәм урта махсус белеме булуы зарур. Яңа эшкә килүче кеше беренче көннән эшкә тотына алмый, ул башта тиешле укулар, өйрәнүләр уза.

– Янгыннан соң янгын сүндерүчеләр килгән иде, ләкин сулары юк иде дигән сүзләр ишетергә туры килә...

– Әйе, чыннан да мондый сүзләр ишетәбез һәм бу бик авыр сүзләр. Безнең карамакта ике «ЗИЛ 131» машинасы бар. Алар белән әйбәт кенә эшлибез. Ничә еллык машина булуга карамастан, безнең машиналар ватылырга тиеш түгел, шуның өчен һәр ай саен ТО уздырып торабыз. Алар гел су белән тулы булалар, су сыйдырышлылыклары 4 тонна һәм шул күләмдәге су белән без 8-9 минут эшли алабыз. Шул суны сиптереп бетергәч, сезнең су кайда соң, ник сусыз килдегез дигән гаепләүләр ишетә башлыйбыз.

Юкса, безнең бервакытта да сусыз йөргәнебез юк. Халык аңласын иде, машиналарда суның үз күләме бар, без буш килмибез, бары тик янгын вакытында күпме су тотылганны халык күрми. Халык һәр авылда төрле-төрле, бер авылда безгә ярдәм итсәләр, икенчесендә кечкенә генә булган янгынны да ничек сүндерергә икәнен белмиләр. Кайберләре безгә ярдәм итәсе урында, безне гаепләп, эшләргә комачаулый башлыйлар. Нәтиҗә ясап карасак, күп янгын маллар өчен азык пешерә торган кухня һәм мунчадан килеп чыга. Шулай ук яшен суккан аркасында да янгын килеп чыккан ике очрак булды. Киңәш итеп әйтәсем килә, һәрбер кеше йортына янгын сүндерү җайланмасы (огнетушитель) алып куйсыннар иде. Шулай ук янгынга каршы кагыйдәләрне үтәргә, электр чыбыкларын карап торырга кирәк.

– Эдуард, янгын вакытында су беткәч, сез гидрантлардан тутырып аласыз, бүгенге көндә сезнең як зонада гидрантлардан су алып булмый дигән вәзгыять юкмы?

– 2009 елда безнең структура эшли башлаганда Чепьяда су ала торган 3 гидрант булган, ә бүгенге көндә алар – 33. Безнең структура 8 авыл җирлеге белән эшли һәм аларның һәрберсендә гидрантлар санын арттыруга без хатлар яза-яза ирештек. Бүгенге көндә 17 авылга 108 гидрант бар, шуңа да янгын вакытында су алу проблемасы юк.

– Янгын вакытында халык нинди номер җыярга тиеш, шулар белән дә таныштырып үтегезче?

– Янгын вакытында халык паникага бирелә, шунлык белән безгә шалтыратканчы да күпме вакытларын әрәм итәләр. Юкса, халык белән очрашкан саен без үзебезнең шәхси номерларны да бирәбез, эш номерларын да әйтәбез инде. Күрәсең, миңа кирәк булмас ул номер дигән уй белән, язып калдырмыйлардыр инде. Янгын була калса, 88436834201(Чепья), 88436836201(Яңгул) яки 88436825801 (Балтач) номерларын җыярга була. Мондый номерларны җыярга шулай ук озак, райондашлар яки бу номерларны телефоннарына саклап куйсыннар яки 101 номерын гына  җыйсыннар. Бу Балтач районы диспетчерына эләгә торган номер.

– Эдуард, быел яз көне сез Оренбург өлкәсендә язгы ташу нәтиҗәсендә килеп чыккан су басулардан халыкка ярдәм итәргә бардыгыз. Мондый командировкалар еш буламы?

– Быел республикадан җыелган мобилизацион төркем составында миңа Оренбург өлкәсендәге көчле язгы ташудан соң кешеләргә ярдәм итүдә катнашырга туры килде. Мондый командировка әле беренчесе иде, ләкин мин аннан күп кенә тәҗрибәләр туплап кайттым һәм хезмәтем өчен Оренбург өлкәсе губернаторы Рәхмәт хаты белән бүләкләндем. Шулай ук РФның МЧС Министры Александр Куренков медаль бирергә дигән приказ чыгарган, медале гыйнвар аенда кайтып җитәргә тиеш диделәр.

– Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан котлау сүзләре дә ирештереп үтегезче.

– Һөнәребез кызыклы һәм мавыктыргыч та, билгеле инде, куркыныч та безнең. Шулай да коткаручы булып хезмәт итәргә теләүчеләр аз түгел. Бүген безнең һөнәри бәйрәмебез, шул уңайдан барлык хезмәттәшләребезне Коткаручылар көне белән тәбрик итәм. Тормышта барысы да имин һәм тыныч булсын иде. Ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете белән яшәргә язсын!

Әңгәмәдәш – Зәлия Фәйзрахманова

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев