Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Егетләр, кызлар паспортлы булды

ЗАГС бүлеге Федераль миграция хезмәте идарәсенең Балтач районы бүлеге белән берлектә районыбызның 20 укучысына тантаналы рәвештә паспортлар тапшыру чарасын уздырды.

ЗАГС бүлеге бинасында әлеге төрдәге танатаналы чараларны үткәрү күркәм гадәткә әйләнеп бара. Кеше тормышында күп чорлар: туу, гаилә хәлен үзгәртү, гаиләгә кагылышлы документларны алу – барысы да әлеге бүлек белән турыдан-туры бәйләнгән.

Шулай ук мондый чараларны үткәрүдә яшүсмерләрнең аңында “Рәсәй гражданины” аңлатмасының дәрәҗәсен күтәрү, актив гражданлык юнәлешләрен, ватанпәрвәрлек хисләрен тәрбияләүгә аерым игътибар бирелә.

Әлеге тантанада район ветераннар Советы рәисе Абдуллин Рифат Габдулла улы яшусмерләргә үзенең матур теләкләрен юллады, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлап, якташларыбызның үлемсез батырлыклары турында сөйләп узды.

Балтач районы яшьләр эшләре, спорт бүлегенең әйдәп баручы белгече Исрафилова Айсылу Айрат кызы яшь балтачлыларга лаеклы гражданнар булып үсүләрен теләде.

Фото: З.Әхмәтханова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: паспорт тапшыру