Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эколидер Давид изге эшен эфир аша да алып бара

Әле тагын бер урынга бәдрәф куеласы калды

Давид Турганалиев экологик эшчәнлеген дәвам итә, аны хәзер районның эколидеры дисәң дә була торгандыр. Бар эшчәнлеген үзенең Инстаграмм, Телеграмм каналларында күрсәтеп бара. Аның ул каналларына «Изгелек эфиры» дигән исем бирәсе килә. Давид каналларны русча алып бара, шуңа “Добро в эфире” дигән исем бирсә дә була. (Телеграммда Давидны ЭкоЦепьИя» дип язып табарга мөмкин).

Чираттагы бер язмасында Давид болай ди:

- Быелның июль анда мин Балтач районы башлыгы алдында төбәкара юллардагы тукталышлар тирәсенә, мәсәлән, Чепьядагы “Добреев” кибете каршындагы тукталышка бәдрәф куеп булмас микән дигән фикеремне җиткердем. Рамил Рәшитович безнең теләккә каршы килмәде, мөмкинлек булуга эшләрбез диде. Безнең Чепья җирлеге башлыгы Азат Газизуллович, шулай ук бик риза гына һәм тиз генә октябрь башында тәгаенләнгән урынга бәдрәф куйдыртуны оештырды. Ни дисәң дә, бәдрәф ул цивилизацияле булуны күрсәтә. Әлеге тукталыш Кировка һәм Мари ягына илтүче әйләнгечтә, шулай ук ярминкә мәйданчыгына һәм кибетләргә якын җирдә тора. Кешеләр шунда автобус көтә, ярминкәгә килә, төрле өлкәдән килүчеләр дә бар, ә менә бәдрәф булмау тирә-юньне пычратуга китерә иде. Район хакимиятенә, идеямне күтәреп алучыларга зур рәхмәтемне җиткерәм.

Әле тагын бер урынга бәдрәф куеласы калды, ди ул, анысы бистәдә ахырысы, анысын куелгач язарбыз.

Ул гына түгел, район хакимияте Давидның шешә бөкеләре җыеп тапшыру идеясен дә хуплады. Һәм район мәктәпләрендә аны җыю да оештырылды, бик күп бөке җыелды. Давид әлеге бөкеләрне эшкәртүгә тапшырып, аннан кергән акчаны ятим һәм инвалид балаларга инвентарьлар алу максатыннан, “Игелекле бөкеләр” дигән фондка бирмәкче була.

Октябрь азагында Давид Казанда волонтерлык өлкәсенә караган “Мәрхәмәтле Татарстан” дигән чарада катнашты һәм чыгыш ясады. Ә инде 27 октябрь көнне башкаланың “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә экоактивистларның быелгы эшчәнлекләренә йомгак ясалды. Әлеге “Чиста булачак” дигән яшьләр хәрәкәтенә Давид та чакырылды һәм бүләкләнде.

Октябрьнед соңгы көнендә Давид янә урманга барды, әле кайчан гына җыештырган шул ук җиргә, шул ук урынга һәм тагын капчык -капчык бутылкадыр-шешәдер җыйды. Көн яңгырлы булуга карамастан, тырышып, урманның бер өлешен чүп-чардан арындырды. Давид һаман да гаҗәпләнүдән туктамый: “ Ташламагыз, пычратмагыз табигатьне дип әйтә торасың, тик һаман да шул ук хәл. Гел киресен эшләр өчен адәм баласында нинди аң булырга тиеш микән ул?”, ди ул әрнеп.

Давидның сүзләренә һәрвакыттагыча кушылабыз - Табигать – ул безнең өебез, безгә монда гомер итәсе. Үз артыбыздан пычрак калдырмыйк! Киресенчә, Давидка булышыйк!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев