Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Экология» илкүләм проекты кысаларында узган ел Татарстанда 4,2 мең гектарда урман торгызылган

«Экология» илкүләм проекты Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды

Федераль бюджеттан бүленеп бирелгән 87,9 млн сум акчага узган ел Татарстанда «Экология» илкүләм проекты буенча 4,2 мең гектарда урман торгызу һәм урман үрчетү эшләре башкарылган.

2021 елда Татарстанда урманнарны торгызу һәм янгыннардан саклау максатларында 112,4 млн сумга 549 берәмлек техника һәм җиһазлар сатып алынган һәм  40,2 тонна урман орлыгы запасы тупланган.  

Исегезгә төшерәбез: илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан гамәлгә куелды. «Экология» илкүләм проекты калдыклар белән эш итүнең нәтиҗәлелеген күтәрүгә, сәнәгать үзәкләрендә атмосфера һавасының пычрануы дәрәҗәсен киметүгә, шулай ук Россиянең уникаль флора һәм фаунасын саклауга юнәлдерелгән.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев