Эльвира Ибраһимова: “Аллаһы Тәгаләнең үземнән канәгать булуына ирешә алсам иде...”
Әллә тормыш агымы кызуланды, әллә үзебез... Еш кына «бүген», «менә хәзер» дигән эшләрне эшләргә өлгерми калабыз. Таузар кызы, республикада танылган журналист Эльвира Ибраһимова белән дә шулай булды. Аның белән әзерләнгән әңгәмәбез ике атна элек әзер булса да, туган көне тирәсенә бирербез дип уйлаган идек. Ни кызганыч, 42 яше туларга берничә көн...
Талантлы журналист, "Иман" радиосы редакторы Эльвира Ибраһимова башкарган шигырьләрне тыңлап кем генә хозурланмый икән? Гади, тыйнак һәм ягымлы Эльвираның үзенә генә хас тавышы күңелләргә үтеп керә, уйланырга мәҗбүр итә. Сәхнәдә үз-үзен тотышы бер сокландырса, сәгатьләр буе яттан шигырь сөйләү сәләте тагын бер кат гаҗәпләндерә. Газета укучыларыбыз фамилиясеннән таныгандыр, Эльвира - "Хезмәт"нең даими хәбәрчесе, рухи кыйммәтләрне саклаган язмалары белән гел безне сөендереп яшәгән Әкълимә Ибраһимованың кызы ул.
- Эльвира, укучыларыбызны үзегез белән якыннанрак таныштырып үтсәгезче.
- Балтач төбәгенең Таузар Иле авылы кызы мин. Әтием Түбән Кенә мәктәбендә эшләп йөргән чагында сәхнәдә "Уракчы кыз" җырын сузган әниемә гашыйк булган. Алар бер елгы, тик әни җиденчене тәмамлагач, ярлылыклары сәбәплеме, укудан туктап торган була. Үзеннән кечерәкләр белән укып бетерә ул тугыз-унны. Шул чор кешеләре хәтерлидер, "Илдар белән Әкълимә мәхәббәте" тарихы бер кешене дә битараф калдырмаган, дип сөйлиләр. Кызыклы, үзенчәлекле тарих була ул. Менә шул көчле мәхәббәттән туган бала булуым белән бәхетле мин. Без биш бала. Тик әти, төпчек энебезгә 52 көн булганда үлеп китә. Миңа 5 яшь иде. Бүгенге күзлегемнән карап әниемнең көчлелегенә шаккатам. Шундый йомшак күңелле, кешегә күтәрелеп бер сүз дәшми торган яшь хатын безне ялгызы тәрбияләп үстерә, укыта, кеше итә алган. Әтинең әнисе йөри алмый, утырып кына тора иде. Аны әни хөрмәтләп тәрбияләп, соңгы юлга озатты. Һәм шунысы кызык, без үскәндә дә, үзебез гаилә корып таралышкач та, әтинең рухы һәрчак безнең арада булды. Әниемнең аңа тугрылыгы, яшьлегендәге төсен җуймаган сөюенең көче шулай иткәндер аны. Без әниебезне бакыйлыкка озаткач кына әти дә китте кебек.
- Журналистикага ничек килдегез?
- Очраклы гына булды ул дияр идем, әгәр бу сорауны яшь чагымда биргән булсалар. Казанда педагогия училищесын тәмамлап, балалар бакчасында эшләп йөргән чагым иде. Дәү абый үзе язган шигырьләрен "Шәһри Казан" гәҗите редакциясенә илтергә кушып, миңа биреп җибәрде. Шулкадәр дулкынланып бардым мин ул редакциягә. Чөнки, кечкенә чакта гел хикәяләр, шигырьләр язып, "Ялкын" журналына, «Яшь Ленинчы» гәҗитенә җибәрә идем. Ә аннан миңа гел хат язалар: "Әле бераз эзләнәсең бар, күбрәк китаплар укы, өметеңне өзмә, безнең белән элемтәдә бул", - дип. Шуңа күрә минем берочтан редакцияләрдә утыра торган кешеләр нинди булганын да күреп чыгасым килә иде. Шулай итеп "Шәһри Казан"ның Илһамият бүлеге мөдире, шагыйрь Госман Садә янына килеп кердем. Күзлек астыннан сөзеп кенә карап шактый сөйләштерде бу кеше мине. Нигәдер, каләм тоттырып бер ситуациягә карашымны кыскача гына сырлап куюымны сорады.
- Сезнең ягымлы тавышыгызны радио дулкыннарында гына түгел, бәйрәм чараларында да ишетеп хозурланабыз...
- Сүз дә юк, яттан сөйләргә яратам. Тик 20 ел радио микрофоны алдында эшләү үз эзен салмый калмагандыр, сәхнә микрофонын яратам дип әйтә алмыйм. Үземне миллионлаган тыңлаучының ишетүен тоеп, тик аларга күренмичә сөйләү якын миңа. Радио студиясенә, туры эфир микрофоны алдына кереп утыру белән «яши» башлыйм мин. Авыруларым булса - тереләм, күңел төшенкелеге булса тарала. Ә тыңлаучылар, беренче ноталардан ук сизеп ала йөрәктә ниләр барын. Шалтырата, смскалар яза башлыйлар. Җан рәхәте, күңел рәхәте менә шунда минем өчен. Сәхнәдә үз-үземне тота белмәвем дә шуннандыр. Кайда карарга, ничек итеп басарга белмим сәхнәдә сөйләгәндә. Ә тыңлаучылар минем ул халәтемне сәхнә образы итеп кабул итә.
- Эльвира, күпләр сезне яхшы тамада итеп тә белә. Әлеге кәсеп белән кайчаннан шөгыльләнәсез?
- Кәсеп дип... Әйе, шулай буладыр инде. Минем бөтен дусларым, бергә эшли башлаган хезмәттәшләрем тамада булып эшләп арып бетте инде. Яшь чакта ук дәшүчеләр, кыстаучылар бар иде. Тик мин үз-үземне бу эшкә күндерә алмадым. Әти-әнием миңа гомерне, тәрбияне «әйдәгез әле шул хөрмәткә...» диеп, кеше сыйлап йөрер өчен бирмәгән дип фикер йөртә идем. Бу юнәлештә эшләүче дусларыма кызыгып та куя идем үзе, ни дисәң дә матди яктан да бәйсезлек бирә бит ул. Ә шулай да бер мәртәбә дә тамада хезмәтенә алынмадым. Һәр нәрсәнең үз вакыты җитәдер инде ул. Өч ел элек «Ярдәм» фондында эшли башладым. Интернетта радио, телетапшырулар эшлим. FM ешлыгында эшләүче «Тәртип» радиосына, тагын берничә район радиостаницияләренә тапшырулар әзерләп җибәрәм. Үзебездә бәйрәм чаралары оештыргалыйм. Соңгы арада никахны мәчетләрдә укытырга өйрәнеп килә бит яшьләр. Бездә дә бик матур өч банкет залы бар, никахлар уздырабыз. Банкет өлешен алып баручылар чакырып, туй кебек итеп уздыралар. Бер көнне җитәкчебез Илдар хәзрәт Баязитов үзенә чакыртып, миңа шушы эшне йөкләде. Хәзрәтнең: «Намаз укымаучы, Азанның ни икәнен дә белмәүчеләр никах алып бара бит, болай ярамый. Эльвира, үз кулыңа ал әле син бу эшне» дигән сүзләренә каршы килә алмыйча тотынган идем. Үземә дә ошап китте. Шушы җитди адымны ясаганда яшьләрнең тормышында күпмедер киңәшеңне биреп, юнәлеш күрсәтү, Аллаһы Раббыбызның ни өчен безне парлы итеп яратуын аңларга ярдәм итү җанга рәхәтлек бирә. Байтак никахлар уздырдык инде. Шунысы сөендерә, хәзер кешеләр юбилейларын да безгә килеп, Коръән мәҗлесе итеп үткәрергә ияләнеп бара. Харамнан ерагаябыз әкренләп.
- Шигырьләрне сәхнәдә бары яттан сөйләгәндә генә укучыга барып җитә ул, дип әйтә торган иде укытучым. Бу минем шәхсән зур хыялым. Ә сез сөйләгәндә аларны нәкъ менә үзегез турында сөйләгән кебек кабул итә тыңлаучы. Бу тәэсирне тудыру өчен махсус нидер эшлисезме?
- Аны мин күңел халәте дияр идем. Әнием шигырь укуымны бик ярата иде. Без үскәндә өйдә шигырь китаплары, татар һәм рус классиклары әсәрләре бик күп иде. Кечкенәдән үк алар бер кат укылып чыкты инде. һәрбер әсәрнең баш герое урынында үземне хис итеп укый идем мин. Аннары үсә төшкәч шул ук китапларны тагын бер кат укып чыктым. Соңрак инде тагын берничә кабат укылды алар. Яраткан китапларым күп һәм аларны кабат кабат укырга яратам мин. Шунысы кызык, укыган саен яңа яклары белән ачыла бара алар. Әни кушкан эштән качып ялды караватында китап укып ятулар, каз бибие саклаганда әсәрдәге геройларың белән онытылып бибиләрне тилгәнгә алдырулар, көтүгә яраткан китапны алып чыгып, тугайга төшке ялга тукталган җирдән бөтен көтүне таратып бетерүләр - алар барысы да шул укырга яратудандыр дип үземне аклыйсым килә.
- Эльвира, тормыш кешене үзгәртә, диләр. Сез ничек уйлыйсыз, еллар сезне үзгәрттеме?
- Үзгәртте, еламаска өйрәтте. Карап торышка йомшак, нәфис кенә, кеше ярдәменә мохтаҗ бер кызга охшаганмын, әйе бит. Ә эчтән әти белән әни салган нигезем ныклы минем. Шушы нигез булмаса, сыгылып төшәр чаклар бик күп була тормышта...
- Тормыш китабын яңадан язарга мөмкинлек туса, анда ниләр үзгәртер идегез?
- Бервакыт Казаннан Биектауга кайтып барам. Компрессорныйда бер кыз кул күтәреп тора. Шуны күрдем дә: «Ии, Аллам, дим. Әнисе янына авылга кайта бит инде бу бала. Менә шушы кыз урынында булыр өчен ниләр генә бирмәс идем мин...Их, бер генә тапкыр, шулай кул күтәреп машина туктата-туктата булса да, мең газаплар белән булса да... әнием көтеп торган өйгә кайтыр идем дим. Шундый уйлар белән узып кайтып барам, үземнең ике күземнән яшь ага. Әни исән чакта үз машинам да юк иде, әле рульгә утырмаган идем. Менә шул вакытта бөтен булган нәрсәмне бирердәй булган идем. Ә болай, беләсеңме, Хак Тәгалә биргән язмышымнан канәгать мин. Ул мине шулкадәр ярата. Чирен дә биреп тора, авырлыгын да. Әз генә бер ярамаган эш эшләп куйсам, шундук башыма суга. Бик тиз аңлап алам ни өчен икәнлеген. Берәр нәрсәне үзем булдырдым дип борынымны күтәреп кенә куям кайчак, шул арада борыным белән җир сөрдерә, шөкер.
- Иң зур хыялыгыз?
- Аллаһы Тәгаләнең үземнән канәгать булуына ирешә алсам иде...
Яраткан төсе: Тормышның бөтен төсләрен дә яратам мин. Ачык, якты төсләрне...
Яраткан ел фасылы: язларын ялгышлы булганга яратам, көзләрен әллә сагышлы булганга, әллә инде төсләр балкышы җанны үзенә бәйли. Кышның салкын булганын яратам. Ә җәйләрне яратмый һич мөмкин түгел бит.
Яраткан ризыгы: әнием пешергән гөбәдиянең тәме тел төбемдә.
Тормыш девизы: Яхшылык эшлә дә суга сал, халык белмәсә балык белер дип әйтә иде әнием гел. Ул исән чакта, бәлки, аңлап та бетермәгәнмендер бу сүзләрнең мәгънәсен. Ә хәзер, аның васыяте кебек, минем яшәү рәвешем шул.
Әңгәмәдәш: Гөлзидә ГАЗИЗУЛЛИНА
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев