Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Энебез мобилизациягә эләкте, шуңа чәчәк санын киметтек» (фото)

Былтыр үсентеләре 44 мең булган, быел 20 меңгә калдырганнар.

Таузар авылында яшәүче Руфия Галиуллина өчен дә хәзер эшнең кызу чагы. Алар 4 кеше – Руфия һәм Ирек Галиуллиннар, дуслары Зәлия белән Рушад Йосыповлар бергәләшеп, 150 квадрат метрлы теплица тота. Анда шаулатып чәчәк үстерәләр.

Былтыр үсентеләре 44 мең булган, быел 20 меңгә калдырганнар. Моның сәбәбен Руфия Галиуллина аңлатты:

– Иремнең энесе Илгиз узган ел мобилизациягә эләкте. Теплица эшендә ул безнең зур терәгебез булды, үсентеләрне күп сата иде. Быел аннан башка авыр булыр дип, кәеф төште. Башта, бөтенләй берни утыртмабыз, дип йөрдек. Аннан язга таба тагын рухланып китеп, җайга салынган эшне туктатмыйк инде дип, чәчәргә булдык. Ләкин быел яртысын гына – 20 мең төп кенә рассада утырттык. Елдагыча: петуния, бархатцы, сальвия, агератум һ.б. үстерәбез.

– Быел чәчәк рассадасы кыйммәтләнерме икән?

– Әлегә фаразлап булмый. Ләкин орлык хакы кыйммәтләнде. Узган ел, башка эшмәкәрләр белән үзара сөйләшеп, бер чәчәк үсентесен уртача 25 сумнан саттык. Казанда аларның хакы 30-40 сумнан йөри иде. Халык күбрәк петуния, бархатцы, бальзамин, хризантема, бегония, алиссум, лобелия, маргариткаларны яратып ала, – ди Руфия.

Галиуллиннар чәчәк рассадасы үстерүчеләргә киңәшләрен дә бирә.

1. Сыйфатлы орлык сайларга тырышыгыз. Срокларына да игътибар итегез.

2. Орлыкны чәчү көннәренә дә игътибар бирергә кирәк. Без ай календаре буенча утыртабыз.

3. Рассада өчен оптималь температура – 18 градус.

4. Суны көн саен, чаманы белеп сибәргә кирәк. Күп сипсәң – мүкләнә, әз сипсәң – шәлперәя. Су сипкәндә, үсентене басым белән егарга ярамый.

5. Үсентегә яктылык та җитәрлек булырга тиеш, кояшның ул урынга ничә сәгать дәвамында төшүенә игътибар итегез.

6. Туфрак авырулары була, орлыкларны чәчкәнче үк туфракка дезинфекция ясау мөһим.

7. Билгеле бер вакытта теплицага кырмыска яки таракан ияләшергә мөмкин. Кырмыска туфракны ташый, таракан үсентенең яфрагын кисә. Икесеннән дә вакытында котылу чарасын күрергә кирәк.



Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: таузар