Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Эше барның даны бар

Намуслы, фидакарь хезмәтләре белән район тарихында якты эз калдырып, бүген тормыштан канәгать булып, тыйнак кына яшәп ятучы ветераннарның берсе Кәрам Зыятдиновны замандашлары фәкать яхшы яктан гына телгә ала торгандыр. Чөнки ул җаваплы хезмәтендә беркемгә дә зыян салмыйча, фәкать игелекле гамәлләр башкарып, яшьлегенең ташып торган энергиясен мөһим хезмәткә багышлаган, юмарт күңелле,...

Сугыштан соң Көек авылында ишле гаиләдә дүртенче бала булып туып, балачакта мохтаҗлыкта үскән Кәрамга җидееллык мәктәп тәмамлауга дуңгыз көтүен тапшыралар. Бу эшкә һич тә күңеле ятмый шул. Ул чорда бушка эшләтеп, бөтен җегәрне суырган колхоздан күпләр качарга хыяллана, әмма паспорт бирмиләр. Ә Кәрам бердәнбер документы - туу турында таныклыгы белән апасы Шәмсенур янына Пермь якларына китеп бара. Юаш авыл малае, ничарадан бичара дигәндәй, һөнәр училищесына укырга урнаша, әмма урысчага теше үтмәгәч, чигенергә мәҗбүр була. Ярый әле, сатучы булып эшләгән апасы, яшүсмер егетне ат белән кибеткә тауар ташучылар янына йөкче-төяүче итеп урнаштыра. Атка ябышкан "шәһәрчә" мәшәкатьле тормышта, Кәрам үткенләнә, иң мөһиме, телгә өйрәнә, кесәсенә акча кергәч, үзенә ышанычы ныгый. Ике ел үткәч, тәвәккәлләп, үзе сайлаган һөнәр училищесына урнаша, кулы эшкә ябышып торган егет тиз арада иң сәләтлеләр рәтендә булып, таныклык алып чыга, шушы юнәлештә беркадәр эшләгәннән соң, тагын тыпырчына башлый: һәм шофер һөнәре үзләштерә. Ул чакта дәрәҗәле саналган армиягә китәргә ашкынып, военкомат юлын таптый башлый. Ниһаять, 19 яше тулгач, алалар аны солдатка, Ерак Көнчыгышта 3 елдан артык хезмәт итеп, чыныгып, чибәрләнеп, егет солтаны булып авылына кайтып төшә ул.

Ул чорда районда данлыклы төзелеш-монтаж оешмасына (СМУ) столяр булып урнашкан егеткә тормышта һәм хезмәт юлында гел уң килеп тора. СМУның бик эшлекле, таләпчән, кешелекле җитәкчесе Шамил Гәрәев яшьләрне гел үстерү ягында, никадәр принципиаль булса да, кешегә гадел бәя бирә белә. Шуңа күрә дә, Көектә уңганлыгы белән дан тоткан Билалныкылар токымыннан булган Кәрамны беркадәр сынап, күзәтеп йөргәннән соң, җаваплы вазыйфалар йөкләп, урта звено җитәкче итеп хәзерли. Табигате белән үк төгәл, конкрет егеткә бригадир һәм склад мөдире вазыйфалары документлар белән эш йөртү, кешеләр белән уңайлы мөнәсәбәт коруда, башкаларны да мөһим йөкләмә үтәргә юнәлтүдә беренче тәҗрибә мәктәбе була. Башы йомры, зиһене үткен, башкаларга һәм иң әүвәл үз-үзенә таләпчән Зыятдиновның оештыру сәләте шомара бара. Һәм ул, курсларда укып, белемен дә тулыландыргач, мастер-прораб дәрәҗәсендә акыл белән эш оештыра белгән, үз сүзен үткәрә ала торган абруйлы Кәрам Билаловичка әверелә. Югарыдан җиткерелгән план-йөкләмәләрнең һичшиксез үтәлеше тәэмин ителергә тиешле совет заманында нәкъ менә Кәрам Зиатдинов кебек үз үрнәгенә башкаларны ияртә алган энергияле әйдаманнар кирәк тә инде. Һич кичектергесез кырыс совет кануннарына буйсынып, районда бик күп объектларны сафка бастыру бурычын үтәүгә мастер-прорабның бик күп йөрәк һәм беләк көче салына. Әйтик, Арбор мәктәбен кыска срокта өлгертү өчен көне-төне материал артыннан чабарга, шулкадәр киеренке халәттә авылда йоклап эшләргә туры килә. Андый зур төзелешнең никадәр катлаулы, четерекле эш икәнен үз башыннан үткән кеше генә белә, чөнки кечкенә генә кимчелек туса да, бөтен хезмәтеңнең кадере китәргә мөмкин. Мәктәп ачылу тантанасында СМУ коллективына, бигрәк тә ут кебек җитез эш оештыручы прораб Зыятдиновка аерым рәхмәтләр белдерелгәч, авыр мәшәкатьләр онытылып, күңелдә фәкать куаныч хисләре генә берегеп кала.

Ул елларда колхоз-совхоз объектларын тоташтан яңарту да төзүчеләрдән чиксез зур хезмәт таләп итә. СМУның ышанычлы эш оештыручысы Кәрам Зыятдиновның аяк басмаган, кирпеч салмаган, түбә ябылмаган ферма, гараж каралтылары калды микән ул чорда.

Әнә шулай бәйгегә чыккан чабыш аты кебек ашкынып, һаман тизлек-яңарыш артыннан куганда артык киеренке, катлаулы хезмәттән талчыгу да үзен сиздерә башлагач, Кәрам, беркадәр уйланып йөргәннән соң, Сибгатуллин тәкъдиме белән Ленин исемендәге колхозга төзелеш буенча мастер вазыйфасына ризалаша. Әлбәттә, күнегелгән гадәт буенча ул биредә дә җаваплылык хисен киметми, колхозның бик күп объектларын яңартуда башлап йөри, байтак торак йортлар төзеп, колхозчыларны куандыра.

Сәләтле һәм булдыклы Кәрам гаилә тормышын да төпле акыл белән уң итеп кора. Соснада үрнәк, тәртипле Фатыйма апа белән Закир абыйлар гаиләсендә үскән чибәр, сәләтле кызларның иң олысы Нураниягә өйләнеп, үз нигезен дә яңарта ул, балалар үстереп, аларга югары белем биреп, зур тормыш юлына чыгара. Балалары, оныклары өчен ул бүген дә иң кирәкле киңәшче, беренче чиратта ирен, гаиләсен бар күңел җылысын биреп кайгыртучы, уңган, тырыш хатыны Нурания өчен тугрылыклы, мәрхәмәтле, ышанычлы тормыш юлдашы.

Тормыш тәҗрибәсе зур булган төпле фикерле, туры сүзле Кәрамны күпсанлы туганнары да хөрмәт итә.Кайчандыр яшүсмер чакта киләчәк тормышына юл ачкан Шәмсенур апасы да беренче чиратта аңа бик рәхмәтле, чөнки күп еллар элек монда кайтып урнашкан, хуҗалык һәм төзелеш алып баруда төп терәк, таяныч булган, киңәше белән дә, игелекле гамәле белән дә гел ярдәм итеп яшәгән энесе Кәрам хәзер исә, җитмеш яшен тутырган, башка туганнарына да гел ярдәмчел, мәрхәмәтле булып, үзе дә җан тынычлыгына ирешә. Бакча эшенә дә бик әвәс Кәрамның көне күңелле мәшәкатьләр белән үтә, һәм ул намуслы, тырыш хезмәтнең әҗерен тоеп, башкалар хезмәтен дә зурлап, бәяләп яшәү ямен тоя белгән чын кеше.


Фәридә ШАКИРОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250