Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фаҗигадан нәтиҗә ясадыкмы?

Кемероводагы фаҗига белән бәйле рәвештә, Генераль Прокуратура барлык төбәкләрдә сәүдә үзәкләрендә тикшерү үткәрүне йөкләде. Шул уңайдан районыбызда да халык күпләп йөри торган объектлар тикшерелде. Берничәсендә без дә катнаштык.

Район прокуроры ярдәмчесе Гөлнара Галиуллина, Балтач һәм Кукмара районнары буенча янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы Фәрхәт Кәлимуллин Балтачтагы спорт корылмаларында һәм район үзәк хастаханәсендә булып янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерде. Тикшерү барышында биналардагы өстәмә чыгу юллары, янгын сүндерү җайланмаларының булуы, аларның куллану сроклары, бинаның янгын һәм коткару сигнализацияләренә тоташтырылганлыгы исәпкә алынды, хезмәткәрләрнең янгын сүндергеч белән эш итү тәртибен белү-белмәүләре дә тикшерелде.

“Балтач” спорткомплексында өстәмә чыгу юллары, сигнализация буенча барысы да тәртиптә булса да, техник бүлмәдә кирәге чыгар дип калдырган төзелеш материаллары, буяулар, чүп-чар һәм янгын сүндерү шлангасаның тишек булуы күзәтелде.

Үзәк хастаханәдәге кайбер гаепләрне җаваплы кешеләр күпме генә инкарь итәргә тырышса да, төгәлсезлекләрне комисиссия вәкилләре үз күзләре белән күрде һәм протоколга теркәде. Төп хокук бозулар арасыннан тиз янып китүчән материаллар куллану, эвакуацияләү юлларында каршылык тудыра торган факторларны, янгын сүндерү шлангаларына су килмәвен, яки басым булмавын, ут сүндергечнең сроклары чыгуын, эвакуация юлларында зур йозаклар эленүен һәм башкаларны билгеләп узарга була.

“Хыял” яшьләр үзәгендә бина эчендәге күп элементларның агачтан булуы янгын куркынычсызлыгы таләпләренә туры килми. “Факел” клубында исә тикшерүчеләр янгын куркычсызлыгы бозылу буенча хилафлыкларга тап булмады. Аның каравы һәр объект территориясендә тәмәке төпчекләре булу янгын куркынычсызлыгы таләпләренә салкын карау турында ишарәләде. Шулай ук, чорма, подвал өлешләрен иске-москыны саклау урыны итеп куллану да таләпләргә каршы килә. Тикшерүләр вакытында даими кисәтүләр ясалуга карамастан әле дә электр мичләре яки киптерү җайланмалары куллану дәвам итә.

Гөлнара Галиуллина: Прокуратура органнары тарафыннан янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренең төгәл үтәлеше һәрдаим тикшерелеп тора. Мондый тикшерүләр узган елларда да төрле объектларда булды һәм закон бозу очраклары ачыкланып, аларны бетерү һәм киләчәктә булдырмау өстендә эш алып барылды. Ә бүгенге көндә исә район территориясендә сәүдә, күңел ачу үзәкләре, спорт корылмалары һәм кеше күпләп була торган объектлар тикшерелә.

Тикшерү вакытында беренче карашка объектларда бар да наять шикелле булып күренсә дә, кайбер оешмаларда янгын сүндерү җиһазларының эшләмәү очраклары ачыкланды. Зур-зур оешмалар территорияләрендә тәмәке төпчекләре халыкның янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф каравын күрсәтә.

Хөрмәтле райондашлар! Саклана белсәң генә ут –  дус ул, игътибарсыз булсаң, дошманга әверелеп куя. Беренче карашка гади генә, әмма зур әһәмияткә ия янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре үтәлмәү аркасында фаҗигаләр кабатланып килә. Иминлегебез үзебезнең кулда. Янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләренә битараф калмыйк.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кемерово