Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

«Фикердәш» парлылары

Сәламәтлекләре чикле ике кешенең парлашып, үз өсләренә шундый йөк алулары икеләтә сокландыра

Гаилә тормышы шактый катлаулы, тикмәгә генә үзен кечкенә бер дәүләт диеп йөртмиләрдер. Сау-сәламәт ике кеше тигез итеп тартканда да гаилә йөге таманга туры килә. Шуңа күрә дә сәламәтлекләре чикле ике кешенең парлашып, үз өсләренә шундый йөк алулары икеләтә сокландыра. Үтә тәвәккәлләр генә сәләтледер мондый адымга.

–Безнең «Фикердәш» клубында гына да андыйлар дистәгә якын, – ди үзе дә күп яклап һәм бик күпләрне сокландырып торучы Кариле кызы Чулпан Габделганиева. – Әлеге клубны оештыруга быел унсигез ел булды. Шул уңайдан үткәрелгән бәйрәмдә әнә шундый матур гаиләләребез бүләкләнде. Берсеннән-берсе булдыклы, искиткеч уңган-булган егет-кызларыбыз алар барысы да.

Чулпан җайлап кына һәр гаилә белән таныштыра. Алар арасында безгә генә түгел, райондашларыбызга таныш язмышлылар байтак. Аларның күбесе турында үз вакытында язганбыз икән инде.

Бүгенге көндә Балтачта яшәүче Ләйсән һәм Марс Сәлә-хетдиновлар «Фикердәш»нең иң актив пары икән. Моннан ун еллап элек гаилә корган алар. Марс спортта бик актив, кул көрәше, җиңел атлетика ярышларында җиңүләре, уңышлары шактый. Мәскәүдәге спорт академиясен дә тәмамлаган булган, сәламәтлеге какшап кына, үз белгечлеге буенча эшләп китә алмаган. «Бәйрәмнәребезгә парлап киләләр, ярышларда яратып катнашалар, – ди алар турында Чулпан.

Чепья кызы Гөлназ һәм Куныр егете Расил турында да, сок-ланып, берничә тапкыр яздык без. Икесе дә язмыш сынауларына бирешмичә, бер-бер артлы авырлыкларны җиңә барган Гафиуллиннарның бүген, тормышларын ямьгә төреп, кызлары үсеп килә.

Балтачта яшәүче Руфия һәм Рөстәм Әүхәдиевларның икесендә бер үк диагноз, балачактан ДЦП белән көрәшәләр. Бәлки шуңадыр да алар бер-берсен башкалардан ныграк аңлый. Шушы аңлау аларга бер-берсенә һәрчак терәк-таяныч булырга ярдәм итәдер дә инде.

Нөнәгәр кызы Зөлфиянең кул эшләренә осталыгы турында да сокланып язган идек. Аннан соң аның бер бәйгегә баргач, Руслан исемле егет белән танышуы, гаилә корулары, уллары Салават туу турында да яздык. Без барыр алдыннан гына «Фикердәш»ләр бәби ашы китергән иде әле үзләренә. Үткән еллар эчендә Сәйдәшевларның кызлары Алсу туган, инде бакчага йөри икән. Әниләре Мәүлия апа белән бергә, күп итеп мал-туар асрап, бик тырышып көн күрәләр икән. Руслан каравылга эшкә дә урнашкан, бөтен бәйрәмнәргә парлап килергә дә вакыт таба алар.

–Түнтәрдән бик тырыш, актив кызыбыз Энҗе бар иде әле. Берничә ел элек мөмкинлекләре чикле кызлар арасындагы республика бәйгесендә катнашып, җиңүчеләрнең берсе булды. Әлеге чараны телевизордан күрсәткәндә күрше Саба районы егете Азат аңа гашыйк була. Җиде ел инде Сабада, төп йортта яшиләр, бер ул, бер кыз үстерәләр, бәйрәмнәргә килә алмасалар да, безнең белән гел элемтәдә алар, – дип, тагын бер матур пар белән таныштыра Чулпан. – Рәзинә белән Руслан Садретдиновлар исә безнең клубта танышып, гаилә корган парыбыз. Алар да төп йортта яши, ул үстерәләр. Балтач кызы Әдилә белән Борнак егете Алмаз да гаилә корганчы ук безнең клубка йөрделәр, шушы танышлык, дуслыкка, аннан мәхәббәткә әйләнде дип беләм. Үзләре аерым фатирда яшиләр, бик тырышып, матур итеп көн күрәләр. Кул көрәше ярышларына даими йөргән Марселебез исә үзенең тиң ярын әнә шундый ярышларның берсендә очрата. Бүген Балтачта яшәүче Вәлиевлар ике бала үстерәләр. Гаилә корып, балалар үстергән парларның кайберләре үзләрен тулысынча гаиләләренә багышлады, без үткәргән чараларга сирәгрәк килә, без аларга үпкәләмибез, аңлыйбыз, үзләре, гаиләләре әйбәт кенә булсын, – ди Чулпан.

Без дә шул теләктә. Пар канатлы булсыннар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев