Хезмәт

Балтач районы

16+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин халык санын алу турында: без РФдә татарлар санын югалтмаска тиеш

ТР Дәүләт Советы Рәисе республиканың башка төбәкләрендә яшәүче вәкилләренә халык санын алуда һәм ватандашларны мәгълүматлаштыруда катнашу формасын уйларга кушты.

Татарстан вәкилләренең 2021 елда халык санын алу турында башка төбәкләрдәге милләттәшләребезгә мәгълүмат бирү эшен оештырырга кирәк. Бу хакта ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ТР Президенты каршындагы Ватандашлар эшләре буенча Координация советы утырышында белдерде.

"Без үз телебезне, традицияләребезне, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау дәверендә, халык санын саклап каллуга ирешеп,  Россия Федерациясе составында алга таба да үсү өчен, бик җитди эшләргә тиеш", - диде Фәрит Мөхәммәтшин.

Республика парламенты башлыгы сүзләренә караганда, Бөтенроссия халык санын алу әвәле киләсе елның апреленә билгеләнгән.

Ул Россия субъектларындагы республика вәкилләре алдына халык санын алуда катнашу формасын уйларга, шулай ук ватандашларны мәгълүмат белән тәэмин итү эшен оештырырга дигән бурыч куйды.

"Пандемия һәм кризис шартларында безгә Россия Федерациясендә яшәүче татарлар санын югалтмас өчен бик актив эшләргә кирәк. Мин инде Россиядән читтә яшәүче татарлар турында әйтмим. Һәм монда җентекле эшләр көтә», - дип билгеләп үтте парламентарий.

Утырышта ТР Президенты Аппараты Җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Бөтендөнья татар конгрессының «Милли Шура» милли советы рәисе Васил Шәйхрәзиев, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, ТР Мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин һәм ТР Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясадылар. Алар быелгы эш нәтиҗәләре һәм 2021 нче елга планнар турында фикер алыштылар.

"Бу ел барыбыз өчен дә җиңел булмады, әмма бу вакыт эчендә онлайн  хезмәттәшлекнең зур тәҗрибәсе тупланды, алга таба мондый форматны актив кулланырга кирәк", — диде Сәфәров.

Ул «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча республика агентлыгына һәм «ТНВ» телерадиокомпаниясенә чит илләрдәге Татарстан вәкилләре белән берлектә ватандашларның ихтыяҗларына җавап бирүче мәгълүмат киңлеген формалаштыруны дәвам итәргә кирәк дип мөрәҗәгать итте.

Тулырак: ТИ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: халык санын алу