Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Фәрит Мөхәммәтшин Конституциягә төзәтмәләр кертелгәннән соң тормыш ничек үзгәрәчәген сөйләде

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, сәламәтлек саклау өлкәсенә һәм гражданнарның социаль гарантияләренә күбрәк игътибар биреләчәк.

Россия Федерациясе Конституциясенә сәламәтлек саклау мәсьәләләренә кагылышлы төзәтмәләр Covid-19 коронавирус пандемиясен җиңәргә ярдәм итәчәк, ә илнең Төп Законындагы үзгәрешләр россиялеләрнең социаль якланышын көчәйтергә мөмкинлек бирәчәк. Бүген Гомумроссия тавыш бирүләренең Республика матбугат үзәгендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин шундый фикер белдергән.

«Сәламәтлек саклау өлкәсенә, медицина хезмәткәрләренә күбрәк игътибар биреләчәк. Димәк, финанслау да, моннан файдалану мөмкинлеге дә артачак. Кешеләрнең үз-үзләрен тоту тәртибен булдыру һәм дарулар ясау йогышны локальләштерергә ярдәм итәчәк», - дип билгеләп үткән Фәрит Мөхәммәтшин.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, Конституциягә төзәтмәләр Россия гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе минималь хезмәт хакы турындагы нигезләмә булачак, дип саный ул.

«Мин үзем дә шулай уйлыйм һәм эшлекле төркемдәге дискуссияләрдән, халык белән очрашулардан соң моны төгәл әйтәм – төзәтмәләр, иң беренче чиратта, һичшиксез, Россия гражданнарын социаль яклауга юнәлдерелгән. Конституциягә беренче тапкыр эшләүче кешеләрнең хезмәт хакы минималь хезмәт хакыннан ким була алмый, дип язганнар. Хәзердән алып бу югары закон», - дип ассызыклаган Фәрит Мөхәммәтшин.

Россия Конституциясенә төзәтмәләрне хуплау мәсьәләсе буенча тавыш бирү 25 июньнән 1 июльгә кадәр барды. Татарстанда тавыш бирүчеләр саны 80 процентка якын.

#РоссияГолосует

Фото: Владимир Васильев

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тавыш бирү конституциягә төзәтмәләр РоссияГолосует