Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Габдрәфыйкъ абый тагын сөендерде

Габдрәфыйкъ абый үткәргән ярышлар чын мәгънәсендә олы бәйрәмгә әйләнә дә куя. Инде менә бишенче мәртәбә Бөрбаш җирлегендә үткәрелүче шахмат ярышлары, быел да чын мәгънәсендә үз югарылыгында узды. Бу яктан бөрбашлыларга тел-теш тидерерлек түгел, алар кечкенә генә ярышны да республика югарылыгына күтәреп куя.

Быелгы ярышларга килгән 2000-2004, 2005 һәм аннан соңгы елларда туган балалар 7 тур уеннар уйнап, үз араларында иң көчлеләрне ачыкладылар. Мәдәният йортының фойесы балаларның, әти-әниләрнең, әби-бабайларның шат авазыннан кичкә кадәр тынып тормады. Җиңүчеләребез дә кичке якта гына билгеле булды. 2000-2004 елгы кызлар-малайлар арасында Гөлшан Сөләйманова /Балтач/ һәм Рамилә Шаһимәрданова (Рамиләбез бу ярышларда үз көчен малайлар арасында сынап карарга булды), Фәйрүзә Шәрипова /Бөрбаш/ һәм Азат Хөрмәтуллин /Салавыч/, Айсылу Әскәрова /Бөрбаш/ һәм Тимерхан Әкбәров /гимназия/ җиңү яуласалар, 2005 елда һәм аннан соңгы елларда туучылар арасында Камилла Юнысова һәм Данил Закиров /икесе дә гимназиядән/, Лина Гатауллина /Норма/ һәм Кәрим Хәйруллин /Шубан/, Таңсылу Хәбибрахманова /гимназия/ һәм Әмир Абдрахманов /Балтач/ яуладылар. Билгеле, 6-8 яшьлекләр дә бүләксез калмады. Шубан ясле-бакчасыннан Әмирхан Хәйруллин, икенче номерлы Балтач балалар бакчасыннан Сәйдәш Камалов, Алим Хәйруллин акчалата бүләкләр белән кайтып киттеләр. Бөрбаштан бертуган Диния-Әмир Бәзәгетдиновлар , Эливира Галиуллина, бертуган Зифа-Ильяс Корбановлар, Әмир Шакиров, Балтачтан Алсу Канафиевалар да шундый ук бүләкләргә лаек булды. Бүгенге көндә "Балтачагрохимсервис" җәмгятендә баш хисапчы булып эшләүче Гадрәфыйкъ Фәйзрахманов балаларыбызны менә шулай сөендерде. Зур рәхмәт аңа!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250