Гадилек – үзе матурлык
Моның бер сере телебезгә мәхәббәт булса, икенчесе – училищеда безгә татар теле һәм әдәбияты, балалар әдәбияты дәресләрен укыткан Роза апа Ибраһимова иде.
Мин Арча педагогия училищесын тәмамлаганда (1990 ел) туган телебезгә игътибар арткан вакыт, Казан Дәүләт университетының татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультетының гөрләп чәчәк аткан чорлары иде. Кулга диплом алганнан соң, группадагы дусларымның берсе – Балык Бистәсе районы, Балыклы Чүкәй авылы кызы Люция белән туган телебезгә хезмәт итәргә уйлап, документларыбызны әлеге факультетка тапшырдык. Моның бер сере телебезгә мәхәббәт булса, икенчесе – училищеда безгә татар теле һәм әдәбияты, балалар әдәбияты дәресләрен укыткан Роза апа Ибраһимова иде. Сабыр, ягымлы, чибәр, тыныч холыклы, чиста сөйләмле әлеге укытучы безгә телнең грамматикасын җентекләп өйрәтте, фәнен яраттыра да белде. Училищега килеп укый башлаганның беренче көннәрендә (1986 елның сентябрь башы) безне фән кабинетлары белән таныштырып йөрттеләр. Һәр кабинет хуҗасы күңелле генә уеннар да оештырды. Роза апабыз татар теле кабинетында шигырь язу бәйгесе оештырды. Мин шунда бүләккә – китапка ия булдым. Әлеге китап “Тәрәзәгә чиртер мизгел” дип аталып, Роза Хәсәновна титул битенә шигырь дә язып куйган иде:
«Сандугач булсаң иде,
Гөлләргә кунсаң иде.
Алдагы ярышларда да
Алдынгы булсаң иде».
1990 елда көндезге бүлеккә бер урынга күпләр дәгъва кылды. Көчле абитуриентлар килгән иде. Без Люция белән укырга керү бәхетенә ирешә алдык. Факультетның деканы – филология фәннәре докторы, профессор Тәлгат Нәбиевич Галиуллин иде. Рәсми рәвештә шулай язсам да, ул безгә, студентларга, Тәлгат абый булып калды. Тәлгат абыйның тавышын беркемнеке белән бутап булмый. Үзгә аһәң. Укый башлагач та нык гаҗәпләндергәне шул булды: мондагы укытучылар бар да бик гадиләр иде. Фән эшлеклеләре, тел галимнәре, күренекле шәхесләр белем бирде безгә. Азат абый Әхмәдуллин, Диләрә апа Тумашева, Фәһимә апа Хисамова, Сәгадәт абый Ибраһимов, Фәнүзә апа Шәкүрова, Флера апа Ганиева, Флера апа Сафиуллина, Миркасыйм абый Госманов, Искәндәр абый Гыйләҗев, Гомәр абый Саттаров, Вахит ага Хаков, Дания апа Заһидуллина, Мөслимә апа Шәкүрова, фарсы теленнән укытучым Сәлим абый, ул чорда яңа гына килеп эшли башлаган Таһир абый Гыйләҗев һәм башкалар... Без аларга әтиләренең исемнәрен кушып эндәшмәдек, “Диләрә апа, Сәгадәт абый... Апа һәм абый” дип кенә сөйләштек. Факультетта шундый тәртип иде. Башка кафедралардан килеп укытучыларга гына исем-отчество белән эндәштек. Ә мондагылар бик тә якын һәм якты иде. Якының белән рәсми итеп сөйләшмисең бит инде. Бөеклек тә, матурлык та гадилектә шул. Барысы да тыныч тавышлы, тыныч табигатьле зыялылар иде алар. Тавыш күтәргәннәрен, кемнедер ачуланганнарын бөтенләй хәтерләмим. Диләрә апаның үзенчәлекле тавышы бүген дә колак төбемдә тора. Люция белән икебезнең диплом эшебезнең җитәкчесе Таһир абый Гыйләҗев булды. Уңышлы яклап чыктык.
Ә Азат абыйның драматургия буенча укыган лекциясендә тагын бер сәгать кенә утырыр идем. Дания апа татар әдәбияты укыту методикасы кафедрасына калырга да кыстаган иде, ләкин минем авылга кайтып, балалар белән эшлисе килде. Былтыр белем күтәрү курсларына баргач, Хатыйп абый Миннегулов белән янә очраштым. Сөйләшеп тордык. Таный. Хатыйп абый һаман да шул:
моннан 25 ел элек нинди булса, әле дә шундый матур көр тавыш, төз гәүдә. Тәмле итеп, борынгы заман әдәбиятын сөйли иде ул безгә. Алтын Урда, Болгар чорларына алып кайта иде.
Татар теле гыйлеменең кушма җөмлә синтаксисы кайберәүләрдә авырлык тудыра. Ә мин яратам шул бүлеген укытырга, чөнки безне аннан Сәгадәт абый үзе укытты, үзе сеңдерде! Практик дәресләрдә нәкъ мәктәптәгечә итеп, тактага чыгып, җөмлә тикшергәннәребезне сагынам.
Фәнүзә апаның балаларча рәхәтләнеп көлүләре... Аны да күрдем. Кочаклаштык. Рәхәтләнеп сөйләшеп тордык. Сагындырасың, татар факультеты. Рәхәт мохит иде без укыган, без белем алган унберенче кат аудиторияләрендә. Бергә укыган иптәшләрнең берсе дә югалып калмады, күбесе фән юнәлешендә китте. Төркемдәшләребез арасында мәктәпләрдә минем кебек татар теле һәм әдәбияты укытып ятучылар да бар. Үкенмим. Сөенәм. Без халкыбызга хезмәт итәбез. Яшь буынга телебезнең җәүһәрләрен тапшырабыз.
Егерме биш ел балаларга туган телебезнең асыл кыйммәтләрен төшендерәм. Унсигез ел Көшкәтбаш мәктәбендә, җиденче ел инде Түнтәр мәктәбендә укытам. Бер укучымның да моңарчы телебезгә карата тискәре фикер белдергәне булмады! Укучыларым арасында туган телебез юнәлешен сайлаучылар аз түгел. Телебез тирәсендәге дәгъвалар, тавыш-гаугалар йөрәкне телгәли. Ул хәлләргә бүгенге мәктәптәге укучыларым да борчыла. Укучыларым арасында ел саен татар теле һәм татар әдәбиятыннан олимпиада призерлары, җиңүчеләре булып тора. Яраталар балалар телебезне, якларга, сакларга тырышалар. “Балалар әдәби китап укымый” дип, барысын да бер калыпка салу да дөрес түгел. Килешмим. Татар әдәбиятын яратып укучы, китапханәдән көндәлек китап ташучы, үзләре иҗат белән мавыгучы укучыларым да бар. Бәйгеләрдә җиңүләр яулыйлар.
Уйланып утырам да, сөенеп куям. Мине һәрвакыт киң күңелле, сабыр, тыйнак, белемле мөгаллимнәр генә укыткан икән бит. Мәктәптә дә, педагогия училищесында да, университетта да! Төркемдәшләрнең дә белемлеләре, киң күңеллеләре туры килеп торган! Кайсыдыр уку йортларында акчага имтихан-зачетлар тапшыручылар турында ишетәм дә, куырылып куям. Аллам сакласын! Минем мөгаллимнәрем иң гаделләре, иң намуслылары булганнар икән.
Мин укучыларымда телебезгә мәхәббәт тәрбияли алганмын икән, анда Сезнең зур өлешегез бар, хөрмәтле остазларым – татар филологиясе факультетының мөхтәрәм галим һәм галимәләре!
Лилия НӘКЫЙПОВА.
Көшкәтбаш авылы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев