Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә бит ул – уртак хыяллар

Ике яшь йөрәк бер-берсен күргәннән бергә бәйләнеп, гомерлеккә бергә булырга дип вәгъдәләр бирешә һәм Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә дә Мөҗиповлар гаиләсе мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәсенә тугры калып яши бирәләр.

БӨРБАШ-НОРМА АРАСЫ
Әлеге ике авыл бер-берсеннән бик ерак урнашмаган, юллар бер юнәлештә алып бара... Норма егете Илһамны да Бөрбаш кызы Резедага әлеге юллар 7 ел дәвамында озата бара, аның юлдашы була. Ике яшь йөрәк бер-берсен күргәннән бергә бәйләнеп, гомерлеккә бергә булырга дип вәгъдәләр бирешә һәм Аллаһыга шөкер, бүгенге көндә дә Мөҗиповлар гаиләсе мәхәббәт һәм тугрылык төшенчәсенә тугры калып яши бирәләр. Очрашып җиде ел йөргән вакытларында планнар да туа, хыяллар да уртакка әйләнә. Еллар үтә, хәзер инде уртак җимешләр дә йортны шат авазларга тутырып уйнап йөри, ә әби-бабай пар канат булып, Илһам белән Резеданы хәер-фатихасыннан ташламый.


ИГЕЗӘК БАЛАЛАР - БАЛАЧАК ХЫЯЛЫ
Әлеге гаилә белән танышуыма бары берничә ел, анда да минем игътибарымны игезәк кызлар Зилә белән Динә юнәлтте. Көн дә балалар бакчасында Резеда белән очрашып, ике сабыен ике ягына җитәкләп чыгып барган мизгелләрне күреп, ак көнләшү белән көнләшә дә идем. Чөнки шундый кызчыклар үстерү нинди бәхет бит ул. Ә соңрак әлеге гаиләдә тагын бер кыз барын, ә иң өлкән баланың малай булуын да белдем.
...2005 елның 17 декабрендә Нормада яшәүче Мөҗиповлар гаиләсенә килен төшеп, яңа гаилә барлыкка килә. Шул көннән алар Казанда яши башлый, гаиләне тулыландырып башта уллары Ислам, аннан кызлары Алсу аваз сала, ә менә игезәк кызлар көтүен белгәч, Резеданың күзләре яшьләнә...Дөрес, бәхет катыш курку яшьләре була ул. Тормыш иптәше Илһам да тыныч кына кабул итә Резеданың сүзләрен, шулай да күңелләрдә тынычлык бетә. Игезәкләрне ничек үстерәсе, йөклелек чоры әйбәт кенә узармы... мең дә бер сорау, ә җавап бирүче юк. Шулай да Резеда аптырап калмый, нәселдән килгән игезәкләр чылбырын дәвам итүче бит ул. Башта әбисе игезәк балалар алып кайтса, аннан соң апасы игезәкләр таба, хәзер инде чират Мөҗиповлар гаиләсенә җитә. 2012 елның 1 гыйнварында игезәк кызлар дөньяга аваз сала. Иң беренче кыенлык әти өчен бишек алып кайтканда булса, Резеда өчен ул беренче тапкыр күкрәк сөте ашаткан вакыттан ук башлана. Әни кеше сөт җиткерү, икесен дә тигез ашату өчен дип борчылып ут йота. Кала тормышы игезәкләр тугач бетә, гаилә әти-әни янына күчеп кайта. Кайнана белән кайната иң беренче көннән алып балаларны тәрбияләүдә ярдәм итә. Хәтта ике баланың бишеген ике бүлмәгә элеп, аларны әни генә түгел, ә әби дә карый.

КЛИПНЫ ИГЕЗӘКЛӘР ТАНЫТТЫМЫ?
2012 елда зәңгәр экраннарга җырчы Иркәнең "Карлыгачта хәбәрем юк" дигән клибы чыкты. Әлеге клипның Балтачта төшерелүен һәркем белә, ә төп геройлар - игезәк кызларның Зилә белән Динә булуын белүчеләр сирәк.

"Кызларга җиде айлык вакытта алар белән урамда саф һава сулап йөргәндә яныбызга Норма кызы Илида килеп балаларны яратып, күреп китте. Шуннан соң озак та үтмәде, Иркәнең клибына балалар эзләвен белдек. Илида безнең кызларны тәкъдим итү сәбәпле, Иркә яныбызга кайтып рөхсәт сорады һәм без ризалаштык. Игезәкләр беренче кадрдан ук бик актив булдылар, еламадылар, борчылмадылар", дип искә ала Резеда ул елларны. Хәзер инде кызлар әлеге клипны күргән саен бик сөенешә, әлеге җырны яратып тыңлый һәм җырлый икән. Гомумән, әлеге гаиләдәге балаларның сәләтләре күп төрле. Резеда үзен шуларга багышлап, аларны һәр төрле түгәрәкләргә дә, конкурсларга да йөртә һәм һәрбер җирдә аларның уңышлары да күренә. Әлбәттә, Ислам, Алсу, Зилә һәм Динәгә бу өстәмә көч биреп, киләчәккә стимул гына булып тора.

ОЯСЫНДА НИ КҮРСӘ
...очканында шул булыр, диләр. Үз эшен булдырып, гаиләсенең бөтенлеге өчен алны-ялны белми эшли торган Илһамга тырышлык һәм уңганлык сыйфатлары әти-әнисеннән күчкән. Бүгенге көндә әти-әни белән яшәүче Резеда белән Илһам аларга һәрдаим рәхмәтләрен генә ирештереп яшиләр. "Ике әниебез дә диндә. Ураза тоталар. Быел улыбыз Ислам да ураза тотып, тәравих намазларына йөрде. Әбиләренең ярдәме белән балаларыбыз бик күп догалар беләләр. Аллаһыга шөкер, ике яктан да әти-әниләребез исән-сау булу бик сөендерә. Әле озак еллар бергә матур итеп яшәргә насыйп булсын иде", диләр Илһам белән Резеда беравыздан.

Кайчакларда балалар әниләре янына дүртәүләп килеп яталар икән, һәркайсына әни кирәк. Мондый чакларда Резеда ике генә яным бар бит дисә дә, дүрт баласына да җитәрлек ана назын бирә. Йөзенә чыккан сабырлыгы, һәрчак ачык йөзле булуы белән дә ул үзенә карата хөрмәт уята. Хатын-кызның сабырлыгы, балаларның тәрбияле булуы, кайнанасы белән әни һәм кыз сыман яшәве әлбәттә ир өчен дә сөенечле. Шуңа да әлеге гаилә һәркемгә үрнәк булырлык. Язмыш әзерләгән сынауларны да бер-берсенә таяныч булып үтеп чыгып, гаилә бөтенлеген югалтмады алар. Киләчәктә дә матур тормышларын тагын да ямьләндереп, ул-кызларына үрнәк булып, әти-әниләренә горурлык булып яшәсеннәр иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250