Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гаилә – бәхет бакчасы

Бу – дөньяның әллә нинди шигъриятле, моңлы җире

Иртәгесе көнгә олы өмет белән караган балалары, яшь гаиләләре, алар өчен бакча-мәктәпләре булганда авыл яши, балаларның шат авазына күмелгән авыл яшәгәндә, Мөхәммәт Мәһдиев сүзләрен кабатласак, Татар яши. Язучы «Торналар төшкән җирдә» әсәрендә үзенә рухи яшәү көче биргән туган җирен «Бу – дөньяның әллә нинди шигъриятле, моңлы җире», дип атый. 23 февраль уңаеннан туган авылымның мәдәният йортында Советлар Союзы Герое Василий Булатов исемендәге Чутай мәктәп-бакча балалары, аларның әти-әниләре көче белән әзерләнгән концерт-тамашаны караганда мин нәкъ әнә шул хисләрне кичереп утырдым.

Мәдәният йорты шыг-рым тулы. Концерт Гаилә елы кысаларында оештырылган иде, аның гомуми концепциясеннән башлап, һәр номер гаилә кыйммәтләрен, гаилә бөтенлеген, ата-ана-бала берлеген югары күтәрерлек итеп уйланылган. Шуңа да балалар белән янәшәдә әти-әниләрнең дә катнашуы бу юлы башкача, үзгә кыйммәткә ия булып кабул ителде. Концертны ачып җибәргән Хәйруллиннар һәм Хафизовлар гаиләләре башкаруындагы әти-әни-бала вальсы ук тамашачыларны шушы дулкынга көйләп куйды һәм ахырга кадәр шул дулкында «тотты».

Тамашаның төп геройлары, шиксез, балалар иде, андый риясыз ихласлыкны, матурлыкны бары балалар концертында гына күреп, андый рухи ләззәтне дә шунда гына алып була дисәм дә ялгыш булмас. Зәмирә Хафизова, Гүзәл Зыятдинова, Фәнзил Гарифҗанов, Зилия Мәмиева, Солтан Минәхмәтов, Самира Мукашева һ.б., бакча һәм мәктәп балалары катнашында күмәк җырлар, Рәйхан Вафин, Дилбәр Гайфетдинова, Солтан Минәхмәтов, Зәмирә Хафизова, Зилия Мәмиева һ.б. башкаруында шигырьләр тыңлаганда, Фәнзил Гарифҗанов, Ринас Мукашев, Камил Сәгыйтов һәм башка бик күпләрнең күмәк скетч номерларын, 2 яшьтән 6 яшькә кадәрге бакча балаларының биюләрен, башлангыч сыйныф укучыларының рус, мари, татар биюләрен, заманча биюләрне караганда да шушы хис ташламады мине. Бөтен зал алар белән бергә биеде, җырлады, шаулатып кул чапты, нәни артистларны алкышларга күмде. 2 сәгать буе тамашачының күңелен яулап, әлеге концертта чыгыш ясауның, әллә ничәшәр, төрледән-төрле номерлар белән чыгыш ясауның бу балалардан талант кына түгел, тырышлык та, максатчанлык та, кыюлык та таләп итүе үз гомерендә бер булса да сәхнәгә чыгып кергән беркем өчен дә сер түгел. Һәр чыгыш өчен күпме дулкынлану кичергәннәрен алар үзләре генә белгәндер. Бары зур хәрефтән «Афәрин» генә диясе килә балаларга, алга таба да шушы сыйфатлары юлдаш булсын иде аларга. Язмада әле аерым номерлар белән чыгыш ясаучылар гына аталып китте, гомумән, сәхнәгә чыкмаган бала калмады концертта! Күп кенә танылган артистларның затлы концертларында да ишетә алмаган гармун моңнарын да ишеттек без бу көнне, Камилгә шушы юлында алга таба да уңышлар гына телисе килә.

Концертның йөзек кашы әти-кыз биюе булды дисәк тә ялгышмабыз. Күбебезне еракта калган әтиле балачакка, әти кулларында йөргән бәхетле көннәргә кайтарып, күзләргә яшьләр китерде ул. Гомумән, бу концертта бала хакын хак-лап, сәхнәгә чыккан, авыр хезмәт көненнән соң вакыт табып, балалар белән бергә шушы концертка әзерләнгән әти-әниләр, аеруча әтиләр (чөнки аларны сәхнәгә тарту шактый кыен) сокландырды мине!

Бу концертны әзерләү, оештырып чыгу өчен зур көч куелганлыгы, балалар бакчасы хезмәткәрләренең, мәктәп укытучыларының тырышлыгы, үз эшенә олы җаваплылык белән якын килүе дә һәр номердан күренеп тора иде. 23 баланы бер күчкә җыеп, тын да алмый карый торган тамаша әзерләгәннәр алар! Шушы концертта чыгыш ясаган һәр балага, әти-әниләргә, аларны әзерләгән мәктәп-бакча коллективына (җитәкчесе – Рәмзия Хәйруллина), авыл мәдәният йорты коллективына (җитәкчесе – Рифкать Сафиуллин), балаларга бию киемнәре тектереп, бүләк иткән «Кызыл юл» хуҗалыгына (җитәкчесе – Фердинант Хәйруллин) бөтен авыл исеменнән олы рәхмәтебезне җиткерәбез. Бердәмлектә көч гыйбарәсе чын мәгънәсендә авыл бәйрәменә әйләнгән бу концертта тагын бер кат дәлилләнде. Еллар үтәр, бүген ак күлмәктән күбәләк булып очынып биегән, ихластан шигырь сөйләгән-җырлаган нәни кызлар, бөркет егетләр дә үсеп җитәр, әмма әти-әниләре, укытучы-тәрбиячеләре белән сәхнәдә кичергән шушы бәхетле мизгелләре аларның хәтерендә мәңге сакланыр. Рәхмәт Сезгә, авылдашларым!

Нурфия Йосыпова, Казан федераль университеты профессоры

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Гаилә