Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гап-гадиләрнең берсе - Субаш авылыннан 6000әр килограмм сөт сауган терлекче Фәрзия Гыйльманова

Гомер буе сыер сауган куллар, Хәзер инде бишек тирбәтә. Азат Хөснетдинов фотосы.

Сигезьеллыктан соң, ике ел Чепья мәктәбендә укып урта белем турындагы аттестатны бергә алган классташым Нурулла Сәгъдиевка Югары Субашка килгән идем. Авылларның саклануы, үсеше өчен зур өлеш керткән гап-гади хезмәт кешеләре бик күп бездә, язасы иде шулар турында, ди.
- Беләсеңме, бездә голштинфриз токымлы сыерлардан районда беренче булып елга 6000әр килограмм сөт сауган терлекче яши. Хәлен белеп кайтыйк әле, - дип Түбән Субашка алып китте.
- Елын төгәл хәтерләмим инде. Район башлыгы фермага үзе килеп, кулалмашым Тәслимә белән икебезне дә котлап китте. Район сәхнәсеннән дә зурладылар, - диде Фәрзия Гыйльманова ул чакларны хәтерендә яңартырга тырышып.
Кеше гомере өчен шактый вакыт узган шул инде. Фәрзия дә, төс-кыяфәте буенча бер дә ул яшьне бирерлек булмаса да, 73не тутырган.
- Нишләп картаймыйм, ди инде. Күпне күрде инде безнең башлар, - дип үткән гомерен хәтерендә яңартты. Түбән Субашка Каенсардан килен булып төшә ул. Ире Харис Гыйльманов хуҗалыкта тракторда эшли. Авылда тырыш, үрнәк гаиләдән. Хуҗалыклары нык, тормышлары бөтен. Яшь килен дә атна-ун көн генә өйдә тора да, товарлыклы-сөтчелек фермасына эшкә килә. Менә шушы 1962нче елдан лаеклы ялга чыкканчы сыерлар сава.
- Кеше күргәнне күрдек. Кул белән савулар да, капчык, бидон, чиләк күтәреп йөрүләр дә барыбызга да тигез эләкте. Михнәтен дә, рәхәтен дә бергә күрдек, - ди ул фермада озак еллар бергә эшләгән авылдашларын искә алып.
Кеше күргәнне генә микән. Ире белән 6 еллап кына бергә яшәп кала Фәрзия. 1968 нче елның 31нче октябре көнне тракторы капланып вафат була Харисы. Бу хәбәр килеп ирешкән минутларга кадәр төгәл хәтерли Фәрзия. Берсеннән-берсе кечкенә өч улың белән 30ың да тулмаган килеш тол кал әле. Эш белән, үз-үзен аямыйча башкарган хезмәт белән күңеленә тынычлык, иренең дәвамчысы булган улларын үстереп җиткерергә көч таба ул үзендә.
Башта 12 ел иренең әти-әнисендә бер-берсенә терәк-таяныч булып торалар. Аннан бергәләшеп зур йорт җиткереп аерым яши башлыйлар. Уллары барысы да үз юлларын таба, гаилә корып балалар үстерәләр. Башта колхозда эшләгән өлкәне Рамил төп йортта әнисе янында тора, хәзер шәхси хуҗалыклардан сөт җыю белән шөгыльләнә, райондагы аэродромга барып та эшләп йөри. Көшкәтбаштан килен булып килгән хатыны Илсөяр фермада сыерлар сава. Фәрзия төпчек малае Сәлимнең тормышы өчен дә сөенә. Өйләнгәч, аларны йорт җиткереп башка чыгарганнар. Сәлим - механизатор, хатыны Разия сыер савучы.
Киленнәре белән дә фермада кулалмашлап сыерлар сауган Фәрзия яше җитеп лаеклы ялга чыккач та эштән тиз генә китә алмый. Әле бер, әле икенче киленен декрет ялына чыгара. Әле дә үз хуҗалыкларындагы ишле малны карарга яшьләргә ярдәм итә. Балаларын үстерешкән. Инде оныкчыкларын тәрбияләүдә булыша. 9 оныгы, 3 оныкчыгы булган хөрмәтле дәү әни ул хәзер.
Гаилә корып Яр Чаллыда яшәүче уртанчы улы Хәлилнең балаларыныкы да, авылдагыларныкы да бертигез ана өчен. Барысын да ярата, барысына да көченнән килгән кадәр ярдәм итәргә тырыша. Ә алар әниләренең үзләренә булган җылысында җылынып, аны хөрмәт итеп, аннан үрнәк алып үсәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250