Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Газаплана-газаплана бәлки бер ел яшәрсең, бәлки иртәгә үк...

..Менә тагын өенә кайтып бара Рәхилә. Якты дөньяда август хакимлек итсә дә, эсселек бу айга хас булмаганча кырыкка якын. Дөнья эсселектән әлсерәп төшкән, җәй буена нибары ике-өч тапкыр яңгыр күргән җир сусыз мичкә кебек коргаксыган.

Ә ул өенә кайтып бара, юк, озын юлны кыскартырга теләп ашкынмый-талпынмый да.
Дөньяның бу сынавыннан да исән калдым, Газраилның чалгысы тагын мине читләтеп үтте дигән сөенеч тә юк күңелдә. Бар дөньясына битарафлыкмы шунда, әллә ун элек кенә алган бик көчле наркоздан соң һаман үз халәтенә кайтып җитә алмыймы? Киселгән-туралган, ямалган-ялганган гәүдә кабат якты дөньяга табан йөз тотармы, әллә инде арып-талган җан, зинһар, мине борчымагыз, тыныч кына китеп барыйм инде, дип тыныч кына бу мең газаптан туйган тәнне ташлармы?

Алай булса, бу сигез сәгатькә сузылган операция нигә кирәк булды? Йөрәкне туктатып, йөрәкнең тыгылган тамырларына ике боттан тамыр алып ялгап, таралып барган клапанны боҗрага җыеп, нормаль кешенекенә караганда өч тапкырга зурайган, ничә елдан бирле 10 процент кына кан куган йөрәкне кеше рәтенә кертеп тырышкан кардиохирургның хезмәтен жилгә очыру буламы инде бу? Якыннарының ничә көннәр аның өчен борчылып ут йотканнарын, аңа сиздермәскә тырышып күз яше түккәннәрен сизмәдемени инде ул?

МКДЦдагы кардиохирург хәленең нинди катлаулы икәнен бөтен нечкәлеге белән аңлатып бирде. Газаплана-газаплана бәлки бер ел яшәрсең, бәлки алты ай, бәлки иртәгә үк... Хәлең бик катлаулы, операциягә риза булсаң, озакка сузмаска кирәк, әлегә квота да бар, диде дә... Ул ризалашты. Еламады да, уйламады да. Кирәк икән, кирәк. 

Казанга барып карамыйсыңмы дигән якыннарына гел бер сүз белән җавап бирә иде Рәхилә. Әйтмәгез дә, йөрәгемә пычак тидермим, өемдә үләм, диде. Ә монда үзеннән-үзе килеп чыкты, янында өтәләнеп: «Мама, не плачь!» — дип күз яшьләрен мөлдерәтеп торган килененә дә аптырап карап куйды. Нигә дип еласын әле ул?! Шуның кадәр тыныч иде, әйтерсең хирург, операция өстәлендә ятып калуың да мөмкин, йөрәк йөрәк инде дип кисәтми дә, әйтерсең операцияне аңа ясамыйлар. Тик менә хирург яныннан чыккач, чыгар юлны тапмыйча азапландылар икесе дә нигәдер. 

Операциягә кадәр нәкъ бер ай вакыты бар әле Рәхиләнең. Бабай белән бу бер айны нәкъ башка вакыттагы шикелле үткәрделәр, өйасты тулы кайнатма булса да, өч банка чия кайнатмасы да ясап куйды әле, биш банка кыяр да тозлады, ашарга да пешерде, кер дә юды. Тик менә иелеп-бөкрәеп берни дә эшли алмады, әз генә иелсә дә туктый алмый йөткерә башлый, йөткереп туктаганнан соң кыл кыймылдатыр хәл дә калмый. 

Бабай белән бер-берсенә борчуларын сиздермәскә тырышып яшәп яттылар. Инде менә юлга чыгасы иртә, шушы бер ай гомерне бер ел итеп тартып-сузасың килсә дә, вакыт безгә буйсынмый. Бүген — юлга. Урынын матур итеп җыештырып, мендәре өстенә ак челтәр япма япканда, күңеленә бу урынга яңадан кайтырмынмы дигән уй да килмәде башына. Кирәкми, бернинди хыянәтчел уйны башка кертергә ярамый. Син елап утырганнан дөнья үзгәрми. 

Бабай белән юлга кузгалдылар, күрше Венера көтү куып кайта. Бабай белән күрше авылга гына. Аннан кызы белән оныгы Казанга алып китәләр. Кызларының ишегалдында: «Ярар, бабай, исән-сау тор», — дип саубуллашты да, юлга кузгалдылар. Әле анда коронавируска тест биреп, улына кайттылар, кызы белән оныгын озатып капка төбендә шактый торды әле Рәхилә. Алар кайтып китте, кош булса артларыннан гына иярер иде дә, юк шул, кош түгел. 

Икенче көнне инде улы белән МКДЦга килделәр, чират көтеп тә шактый вакыт үтте. Икесе дә тыштын тыныч, эчтә нинди давыллар уйныйдыр. Анысы аның эчтә бит, кешегә күренми.

Яңадан бөтен анализларны карап, күзенең төсләренә кадәр компьютерга кертеп куйгач, Рәхиләнең үзен утыртып, янына төенчекләрен төяп, алтынчы катка алып менеп киттеләр. Бу соңгы минутлар шуның кадәр ашыгыч булды, улына бер кәлимә сүз дә әйтә алмады. 

Реклама
Менә инде ул палатада, өч кешелек палата. Озак тормый дәвалаучы табиб керде, үз кабинетына чакырды, сораштырды, язды, аның каршында утырган икенче берсе РКБдан килгән дискны компьютерга куеп, шуның белән мәшгуль булды. Бернинди сорау да бирми, берни язмый да.

Икенче көнне алар икесе дә палатага кергәч кенә белде Рәхилә, икенчесе аңар операция ясый торган кардиохирург икән. Сөйләделәр, аңлаттылар. «Бер аягың инде тормыш дигән кыя-таштан өзелгән, икенчесенең үкчәсе генә эләгеп тора, операциядән отказ биреп кайтып китсәң дә әле соң түгел, тик аннары инде дөнья чикләренә чыксаң да беркем алынмас, операция өстәлендә ятып калуың да мөмкин, синең өчен кем жаваплылыкны үз өстенә ала?»
«Ә минем бит улым монда, әле китеп тә житмәгәндер». 

Улына да хәлне әйбәтләп аңлаттылар: «Син ничек хәл итсәң, шулай була, хәл бик катлаулы, иң күбе алты айга суза алыр, бәлки аның кадәр дә булмас. Ә гарантия, энекәш, иллегә илле».

Уйлар өчен биш минут вакыт. Башындагы чәчләренең селкенгәнен сизгән хәлдә кырык яшьлек ир операциягә ризалык бирә. Ә Рәхилә янына хирург яңадан керде дә, әйдә нәрсәгә сузабыз, иртәгә тәвәккәллик, диде.

Менә шул, иртәгә операция, бөтенесенә хәбәр ителде, кемдер елап җибәрде, кемдер сүзсез калды. Авылдагы бабайны тынычландыруны кызы белән кияве үз кулларына алган. Төнге йокысы да тыныч булды Рәхиләнең, сумкасына бөтен әйберен тутырып куйды. Медбрат Булат бөтен процедураларны ясаганнан соң, апа, сез сәгать сигездә операционныйда булырга тиеш, шуңа кадәр бөтен нәрсәгез әзер булсын дип әйтеп чыгып китте.

Бөтен нәрсәсе сумкада инде, нәрсә исенә төште бу Рәхиләнең, тагын нәрсә актара дисәң, сумкасын ачып бокалын алды да, краннан су агызып, зур-зур итеп өч йотым су эчте. Бәлки, якты дөньядагы соңгы суымдыр. Башына шундый фикер килде. Аннары чишенеп, медсестралар тәгәрәтеп кергән каталкага менеп яткач, күршесе марҗа әбигә: «Мне домой надо, меня там бабай ждёт», — дип ахыргы сүзен әйтте.

...Менә бүген улы белән кызы аны өйгә бабае янына алып кайтып баралар.
Ничәмә-ничә пычак асларыннан исән калган бу гәүдәне хәсиятләп-тәрбияләп, өзелә язган гомер җебен ничә мәртәбә ялгап җибәргән, үзләре йомшак та, үзләре каты да кулларга ышанып тапшырырга... Аякка бастырса, шул куллар гына бастыра алыр, кайчандыр тулы-түгәрәк булган, бүген менә утыз килога калган бу гәүдәне. Аллаһның рәхмәте киң, чыкмаган җанда өмет бар дигәннәр...

 

Рәйсә Галимуллина,
Кукмара, Мәмәшир.

Фото: https://photo.tatar-inform.ru/

Чыганак: https://shahrikazan.ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: җәмгыят