Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Герой кабере ни хәлдә?

Газетабызны даими укучы бер дустыбыз: "Районда Геройларның каберләре ни хәлдә икән? Шулар хакында бер языгыз әле", - дигән иде. Яңгулга төшкәч, Советлар Союзы Герое Габдулла абый Гарифуллин каберенә кереп чыгарга булдык.

- Мәктәпкә килегез, аннан ерак түгел, озата барырбыз, - диде 2014 елдан Герой исемен йөртүче әлеге мәктәп директоры Наил Сафиуллин, шалтыраткач.

- Бездә гомер-гомергә һәйкәлнең чисталыгы өчен унынчылар, ә Габдулла абый Гарифуллин каберенең чисталыгы өчен сигезенчеләр җаваплы, - дип таныштырды тәрбия эшләре буенча урынбасар Ленина Шәфигуллина һәм педагог-оештыручы Резидә Рәхматуллина. - Икесен дә тәртипләп тотарга тырышалар. Гадулла абый каберенә дә кыш буе сукмак өзелмәсен дибез, балалар гел тирә-ягындагы карны көрәп торалар. Дөрес, җәй көне күбрәк балалары карый, шуңа да ел әйләнәсе тәртип була.

Шулай да, быелгы яңгырлы җәйдә чүп үләннәре хәзер баш калкыта, баруыбыз бушка булмасын дип, мәктәп яны бакчасында практика үтүче ике егетне дә иярттек. Юк, яңа "борын төртеп" килә торган берничә чүптән гайре берни юк, тирә-ягы чабылган, ташы да, чардуганы да тәртиптә, гөлләре дә чәчәк атарга әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250