Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Геройлар көне - хәтер көне ул (фото)

9 декабрьдә Россиядә Ватан геройлары көне билгеләп үтелде.

Әлеге истәлекле дата Россия Президенты Владимир Путин тарафыннан 2007 елдан гамәлдә. Ел да ул Россия һәм шул исәптән, республикабыз күләмендә дә зурлап билгеләп үтелә.
Геройлар көне уңаеннан Иске Көшкәт авылының Чечняда барган каты бәрелешләрдә һәлак булган Россия Герое, очучы Олег Исаевның әтисе - Николай Степанович белән әнисе - Вера Петровна Республика күләмендә ТР Премьер-министр Илдар Халиков җитәкчелегендә барган чарада катнашып кайттылар.
Шушы ук көнне кич белән район башкарма комитеты җитәкчесе Рамил Шакиров Социалистик Хезмәт Герое Рим Ибраһим улы Зариповның тол хатыны Люция ханымның өендә булып, хөрмәтен һәм рәхмәтен ирештерде.

Рәсми Балтач

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250