Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Гөлшат Сәләхова: “Үзебез турында үзебез”

Һәркемнең социаль хезмәткәр дигән төшенчәне ишеткәне бар. Ләкин аларның ни белән шөгыльләнгәннәрен бар кеше дә белеп бетерми.

Инвалидлар, тормыш баешында төрле сәбәпләр аркасында ялгыз калган пенсионерлар, күп балалы гаиләләр, ятимнәр мөстәкыйль рәвештә үз-үзләрен тәрбияләрлек хәлдә түгелләр, һәммәсе социаль хезмәткәрнең көндәлек ярдәменә мохтаҗ. Безнең өчен гади булып күренгән эшләр: чүп чыгару, кибеттән ашамлыклар алып кайту, торак түләүләрен түләү, шифаханәгә чиратка басу яки берәр ташлама алу - кайбер категориядәге кешеләр өчен башкарып чыга алмастай мәсьәлә булырга мөмкин. Алар өчен әлеге эшләрне социаль хезмәткәрләр башкара.

Шәфкатьлелек... Әлеге сыйфат һәрберебезгә дә хас. Шәфкатьле булу, димәк, кайгыны уртаклашу, җәлләү, көчсезгә ярдәм итәргә теләү. Интегүчеләрне күреп, үзең дә шундый ук хисләр аша үтеп, кешеләрне ярату хисен кичерү - шушы иң олы көчкә ия булган хәйриягә керә. Һәм моның өчен нинди олы йөрәкле булу кирәк! Ә социаль хезмәткәрләрнең йөрәкләре нәкъ менә шундый. Шуның өчен дә олы рәхмәт һәм ихтирам сезгә!

Һәрчак елмаюлы караш,
Кояштай җылы сүзләр.
Рәхмәт көтми ярдәм итә
Ул - социаль хезмәткәр.

Бар борчуын читкә куеп,
Ташлап торып бар эшен,
Мохтаҗларга кулын суза
Чит-ятка биреп көчен.
Мөгаллим, табиб, психолог,
Волонтер, арадашчы,
Дус, терәк, хәлне белүче -
Сез бит болар барысы.
Сез бирәсез мөһим чакта
Иң кирәкле ярдәмне.
Алга атлап китәр өчен
Ышанычлы көчләрне.
Бәйрәмегез котлы булсын!
Сез, бәхәссез, лаеклы.
Күңелегездә якты нурлар
Артсын гына саекмый.
Киләчәктә кешеләргә
Рәхим-шәфкатьле булыгыз.
Үзегез дә гомер буе
Рәхмәт ишетеп торыгыз.
Гөлшат Сәләхова,
"Наз"халыкка комплекслы ярдәм күсәтү
үзәгенең социаль педагогы.
Фото: frant

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250